...1943 ел. Авыл йорты. Йорт эчендә берсеннән-берсе кечкенә балалар. Алар яшь анадан ашарга сорый, ә азык юк. Нәрсә эшләргә, балаларны үлем тырнагыннан ничек тартып алып калырга?
Гайниса (Фирзән Кадыйрова) бәләкәй капчык белән бодай урларга карар кыла. Дөрес эшләмәгәнен дә аңлый, тик эш башкарылган инде. Бәлки үтеп тә китәр иде, тик көнчел күршесе Сәрби аркасында бу хәбәр яшен тизлегендә тиешле органнарга барып җитә. Гайнисага нишләргә - дәүләт милкенә кул сузган өчен балаларын, карт әнисен ташлап төрмәгә китергәме, әллә хәбәрсез югалган ире Мусадан ваз кичеп, иркен, тук тормыш вәгъдә иткән колхоз рәисе Саныйга кияүгә чыгаргамы? Ничек кенә булса да, җиңел булмаячагын Гайниса бик яхшы аңлый. Мусаның да исән булуын күңеле белән сизә. Балаларының тамагы тук булсын, җил-яңгыр тимәсен дип уйлаган ана икенче юлны сайлый.
Сугыш тәмамлана. Әсирлектән имин котылып, бик авыр юллар үтеп авылга Муса кайта. Әлбәттә, авылдагы ачы телле кешеләр «хыянәтче» мөһере тагып, күңелен газапларга сала. Әйе, терәк булырдай якын кешесе дә ят хәзер. Бу сынаулар алдыннан күңеле төшкән ир якты дөнья белән хушлашырга уйлаган вакытта, үлем тырнагыннан Рәбига әби (Нәзилә Мусина) тартып ала. Балалар хакына яшәргә кирәклеген аңлата, үз ярдәмен тәкъдим итә.
Тормышның ачы җилләренә каршы барырга үзендә көч тапкан, балалар киләчәге өчен мәхәббәтен корбан итәргә мәҗбүр, шул ук вакытта мыскыллы көлүләргә, хөкем күзлегеннән караган карашларны тоеп яшәргә дучар булган Гайниса (Фирзәнә Кадыйрова), заманны каһәрләгән Рабига әби (Нәзилә Мусина), көнчеллектән кара янып, кеше бәхетен күтәрә алмаган Сәрби (Зарима Ислибаева) драмадагы хатын-кыз образларын ачып бирергә тырышты. Сугышта булып та сугыш күрмәгән Муса (Эльмир Корчагин), кеше сүзеннән куркып, кайчандыр үзе гашыйк булып йөргән хатын йортына ашлык эзләп килгән милиция хезмәткәре Максат (Мират Шамратов), кеше кайгысын үз файдасына кулланып, Гайнисаны көчләп кәләш итеп алган авыл рәисе Саный (Рәсим Карамов) капма-каршылыклы рольләрне табигый башкарулары тамашачы күңеленә хуш килде.
Ә яшь артистларыбыз, Гайса белән Мусаның мәхәббәт җимешләре, Зөлфия (Камила Кадирова) белән Динислам (Аскар Локманов) үз рольләрен оста уйнаулары белән сокландырды.
Һәрвакыттагыча, педагогларның чыгышы һәрбер тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте. Тормыш юлы катлаулы, әмма кайчан да кеше булып калырга кирәк. Түбән Череккүл урта мәктәбе коллективы кешелек кыйммәтләрен тамашачы күңеленә алып барып җиткергәндер дип ышанасы килә.
Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.