Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 февраль 2024, 06:15

Хәвефсезлек сагында торалар

Узган елга нәтиҗәләр ясауга һәм киләчәккә планнар билгеләүгә багышланган отчет җыелышында 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару часте начальнигы Заһит ШӘЙХЕТДИНОВ төп доклад белән чыгыш ясады.

Хәвефсезлек сагында тораларХәвефсезлек сагында торалар
Хәвефсезлек сагында торалар

Заһит Рифкать улы билгеләвенчә, узган елда район буенча 71 янгын чыгып, аларда 4 кеше гомере өзелгән, 3 кеше җәрәхәтләнгән.

Барлык янгыннар да тиешле документлар таләпләре нигезендә сүндерелгән. Ел дәвамында 38 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнар.

“Уфа-Арена” универсаль спорт аренасы мәйданчыгында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының инспектор тикшерүе барышында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт идарәлегенең транспорт чаралары смотры үткәрелгән. Анда 18нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының 122нче янгын һәм коткару частенең “УАЗ-31514” автомобиле тәкъдим ителгән. Шәхси состав техниканы тикшерүгә әзерләү буенча зур эш башкарган. Водитель Р.Шакиров уңышлы чыгыш ясап, смотр нәтиҗәләре буенча техниканың әзерлегенә югары бәя бирелгән.

Узган елның май аенда Баш идарә тарафыннан 122 янгын-коткару часте эшчәнлеген хезмәтне саклау, сәнәгать хәвефсезлеге, энергия күзәтчелеге өлкәсендә комплекслы инспектор тикшерүе үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бу юнәлештә эш канәгатьләнерлек дип танылган. Һөнәри осталыкны камилләштерү, махсус белемнәрне тирәнәйтү һәм янгын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча хәрби хәрәкәтләр үткәрүдә практик күнекмәләр алу максатыннан ел дәвамында уку дәресләре, 5 янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелгән.

Янгыннарны кисәтү максатында район мәгариф идарәсе ярдәме белән ел саен район мәктәпләрендә янгынга каршы тематик рәсемнәр һәм макетлар конкурсы оештырылган. Җәйге вакытта «Орленок» балалар ял-сәламәтләндерү һәм профильле-палаткалы лагерьларда балалар өчен янгын техникасы күрсәтелгән, янгыннарны кисәтү буенча әңгәмәләр уздырылган. Янгын-техник күргәзмәгә район мәктәпләре укучылары даими йөри. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгыннарны кисәтү турында чыгышлар ясыйлар. Луганск Халык Республикасыннан килеп ял иткән 200 бала һәм аларны 12 озатып йөрүчегә музей һәм янгын часте буенча кызыклы экскурсия үткәрелгән.

Шәхси состав көче белән янгын сүндерү автомобильләрен һәм янгын-техник коралларны, янгын сүндерү депосын карап тоту буенча күләмле эшләр башкарылган. Авыл биләмәләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү рейдларында катнашалар, гражданнар җыеннарында чыгыш ясыйлар.

Үз эшчәнлекләрендә муниципаль район хакимияте ярдәменә таяналар. Ел дәвамында янгын хәвефсезлеген көчәйтүгә юнәлдерелгән төрле карарлар һәм күрсәтмәләр кабул ителгән. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышларында төрле хәвефсезлек мәсьәләләре буенча көнүзәк мәсьәләләр каралган. Ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм авыл биләмәләренең янгын техникасына әзерлек смотрлары үткәрелгән.

Узган ел ахырында часть аеруча шатлыклы мизгелләр кичерде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада, җиденче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты, «Башкортстан» дәүләт корпорациясе генеральный директоры, «Башнефть» җәмгыятенең эшләр белән идарә итү департаменты директоры вазыйфасын башкаручы Олег Калинин ике «АЦ-6,0-40» «Урал - 5557-1112-60Е5» янгын сүндерү автомобильләренең ачкычларын тапшырды. Бу бәхеткә Яңа Аю һәм Сүлте авыл советы авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерү командалары иреште. Әйтергә кирәк, 11 млн. сумлык янгын сүндерү автомобильләре «Башнефть» җәмгыяте акчалары исәбенә сатып алынган.

Ветераннар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Алар ел саен янгын сагы көнен бәйрәм итүгә чакырыла, өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырыла яки матди ярдәм күрсәтелә.

Коллектив шулай ук районда үткәрелә торган өмәләр, спорт ярышлары чараларында актив катнаша. Хезмәткәрләр махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюда үз өлешен кертә.

Ел нәтиҗәләре буенча коллектив әгъзалары төрле дәрәҗәдә грамоталар алды. 2023 елдагы эш нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен водительләр Фәнүр Шәйхуллин муниципаль район хакимиятенең – Почет грамотасына, Хәлил Кадыйров Рәхмәтенә лаек булды. Янгын сүндерүче Ф.Каюмов һәм Ш.Хаков район хакимиятенең почет тактасына тәкъдим ителде.

Бу көнне коллектив 36 ел эшләгән Ф.Шәйхуллинны лаеклы ялга тантаналы рәвештә һәм коткаручылар традицияләренә таянып озатты. Янгын сүндерүче һәм коткаручының хәрби киемен кигән көн героен, данлы традиция буенча, янгын сүндерү машинасы шлангыннан су сиптереп котладылар.

Традиция буенча ветеран өчен махсус техника сиреналарының соңгы хәвеф сигналы яңгырады. Бу – хезмәт еллары дәвамында җыелган корымны символик юу. Хәрби киемне кизү тору вакытында һәм аннан соң юмыйлар – бу начар билге санала. Лаеклы ялга чыкканда мондый тантана – гомерләрен янгын сагына багышлаган кешеләр өчен мөһим ритуал.

Җыелышта 18нче янгын сүндерү һәм коткару отряды начальнигы Евгений Федотов, муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов катнашып, чыгыш ясады. Беренче, икенче, дүртенче каравыл начальниклары Денис Мәгъданов, Ринат Хафизов, Раил Хафизов узган елдагы эш нәтиҗәләрен барлады.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас