Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
11 февраль 2024, 06:50

Һәр роль уйланырга мәҗбүр итә

Базытамак урта мәктәбе коллективы Әсхәт Мортазинның өч пәрдәдән торган «Ләйсән» драмасын тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.

Һәр роль уйланырга мәҗбүр итәҺәр роль уйланырга мәҗбүр итә
Һәр роль уйланырга мәҗбүр итә

Бәхетле яшьлек еллары, тәүге мәхәббәт хисләреннән башларның әйләнүе, кичке уеннар, шаярулар.Тик соңгы вакытта күңелләрдә ниндидер шомлык. Егетләргә сер бирмәскә тырышкан Ләйсән (Ильмера Ахунова) дә нигәдер борчыла, Булат (Марат Мосабиров) та бик моңланып әле гармунын тарта, әле җырлап күңелләрнең нечкә кылларын тибрәтә.

Яшьләрнең мәхәббәттән башлары әйләнгән чагында сугыш башлана. Авыр хәбәр ил өстен кара төтен кебек каплап ала. Ләйсән үз горурлыгын җиңеп Булатка булган хисләрен ачып бирә һәм аның белән бергәләп сугышка китәргә ныклы карарга килә. Егет танкист, кыз санитарка булып хезмәт итә. Тирә - якта атыш барганда мәхәббәт җимешләре якты дөньяга аваз сала. Бу сабыйның язмышы нинди булыр?

Каты сугыш бара, Булат яңа туган сабыен кулына алып, күкрәгенә кысып сөя дә: «Насыйп булса, бер очрашырбыз», -дип хушлаша. Тагын күрешү насыйп булырмы, ата улын яңадан күкрәгенә кысып ярата алырмы? Залда утыручыларның барысын да шул уйлар борчыды.

Булат сугыш яланына кереп китә, ә Ләйсән госпитальдә ята. Шушы вакытта каты шартлау тавышы ишетелә. Яшь ананың һәм сабыйның язмышы билгесез.

...Бик каты яраланганнан соң Ләйсәнне авылга кайтаралар. Яңа туган баласын күкрәк сөтен имезә алмыйча сугыш яланында югалта. Ә тылда эшләргә кеше юк, ачлык, һәр йортта диярлек ятим балалар,бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә. Шушы кайгы, катлаулы эшләр Ләйсәнне улы, тормыш иптәше турында булган уйларыннан арындырып тора. Авылдагылар үзләренә ничек кенә авыр булса да, фронттагыларга ярдәм итәргә тырыша, хәтта Сәкинә (Айгөл Вайсиева) бердәнбер сарыгын фронттагыларга җибәрергә карар итә. Ә ике ятим баланы тәрбиягә алган Фәйрүзә (Рәлия Сагаева) колхоздан ашлык урлап тотыла. Үзе өчен түгел, ә ятим балаларны туендырыр өчен. Көнен-төнен эшләп тә, үзенең дә тамагы икмәккә туймаган Фәйрүзә авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Сабыйларны Ләйсән һәм аның әнисе Зөлхизә (Рәмзия Нурмөхәммәтова) карап үстерә. Бу вакытта, әлбәттә, Габбас карт (Илфас Галләмов) өлкән кеше буларак, үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итә, Шамилгә (Радмир Нургалиев) картәти тәрбиясе бирергә тырыша ул. Әйе, кеше башыннан ниләр генә үтми...

Ләйсән Булатның кайтырын ышанып көтә, югалткан сабые табылуына да өмет өзми. Тик Булат кына кайтып ишек какмый.

Гомер буе Ләйсәнне яраткан Мансур да (Динар Хаков), соңлабрак кына киткән Кәшфи дә (Илнар Тимерханов) авылга агач аяк белән әйләнеп кайта, тормыш корып, балалар үстерә. Гомер шулай үтә, колхоз әкренләп алга бара: электр керә, урамнар матурлана, “Кызлар“ бакчасы утыртыла.

1956 ел. Ләйсән колхозда тир түгә. Күңеле сугыштагы әхирәте Катяны (Ралия Мусабирова) көтә. Ә дусты килә һәм берүзе түгел. Ләйсәннең фронтта югалган улы Булатны (Самат Миңнуллин) алып килә. Ничә елдан соң ана үз баласын беренче тапкыр күкрәгенә кысып кочаклый.

Базытамак урта мәктәбе коллективы чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде. Һәр роль (режиссеры - Ильмера Ахунова) уйлап бүленгән. Сәхнә, музыкаль яктан бизәлеш үз югарылыгында, ут өчен җаваплылар да спектакльнең уңышлы чыгуына күп көч салган. Атааналар комитеты әгъзалары да җәлеп ителүе матур күренеш, бу ике арада хезмәттәшлек булуын күрсәтте.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас