Иске Куктау авыл мәдәният йортында "Сугышчан туганлык" Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Илеш бүлекчәсе әгъзалары 6-8 сыйныф укучылары өчен Батырлык дәресе үткәрделәр. Бу чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланды.
Хәрби бурыч һәм патриотизм дәресендә безнең сугышчылар балаларга совет солдатларының батырлыгы, фидакарьлеге турында сөйләделәр. Алар үзләренең шәхси тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу исә мәктәп укучыларында хөрмәт һәм соклану уятты.
Әфганстандагы совет солдатларының батырлыклары турында белү яшьләрне патриотик хис һәм гражданлык җаваплылыгы үстерүгә дәртләндерер дип ышанабыз.