+22 °С
Яңгыр
9 февральдә Югары Яркәйдәге 3 нче балалар бакчасының өлкән әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре өчен Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының лекция - концерты оештырылды.
Балалар рояль, флейта, скрипка, синтезатор һәм баян кебек уен коралларында җырлар һәм музыкаль әсәрләр башкаруны рәхәтләнеп тыңладылар. Чара дуслык атмосфера шартларында узды.
Яшь тамашачылар сәнгать мәктәбенең беренче сыйныф укучылары сафларын тулыландырырлар дип өметләнәбез.