Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 февраль 2024, 09:30

Онытылмасыннар иде

Ел саен февраль  аенда күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә Әфган җирендә ятып калган егетләребезне искә алабыз, исән кайтып, арабызда яшәүчеләрне  хөрмәтлибез.

Онытылмасыннар идеОнытылмасыннар иде
Онытылмасыннар иде

Быел да әлеге тарихи вакыйга уңаеннан  районда чаралар үткәрелеп килә. Тынычлык өчен гомерләрен аямаган райондашларыбызны хөрмәтләү максатында район үзәкләштерелгән китапханәсендә дә яугир-интернационалистларны искә алу кичәсе үтте.

“Хәрби антка тугрылык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә  барышында  Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең шәйморатовчылары, дүртенче урта мәктәп укучылары ветераннар белән очрашып, яугирләрнең хатирәләрен кызыксынып тыңлады,  патриотизм хисе белән рухланды.

Чарада “Хәрби туганлык” ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, әлеге оешма әгъзалары, ветеран яугирлар Ирек Гафаров, Илдар Габдрахимов, Фәрис Хәбибуллин, Камил Мостафин, Нургали Халиков катнашып, чыгыш ясады.

Чара музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Ә очрашу ахырында кунаклар укучылар белән бергә истәлеккә фотога  төште.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Онытылмасыннар иде
Онытылмасыннар иде
Онытылмасыннар иде
Онытылмасыннар иде
Онытылмасыннар иде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас