Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 февраль 2024, 05:20

Призёрларыбызны котлыйбыз!

Призёрларыбызны котлыйбыз!

Призёрларыбызны котлыйбыз!Призёрларыбызны котлыйбыз!
Призёрларыбызны котлыйбыз!

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк-ара олимпиада узды.

Олимпиадада Русия Федерациясенең 22 субъектыннан 8-11 сыйныфлардан 165 укучы катнашты. Олимпиада 2 турдан торды: язма тур - татар теле һәм татар әдәбияты буенча биремнәрне үтәү һәм телдән тур - Гаилә елына багышланган нәфис сүз.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданы ябу тантанасы узды.

Районыбыз укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк-ара олимпиаданың барлык этапларын уңышлы үттеләр.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Кадер урта мәктәбе укучылары Нурия Шәйхелисламова, Ландыш Насруллина (укытучы-остазлары - Айгөл Фәтхуллина) һәм Базытамак урта мәктәбе укучысы Айсылу Муллагалиева (укытучы-остазы Ильмера Ахунова) призерлар булдылар.

Призёрларыбызны һәм аларның остазларын ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас