Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 февраль 2024, 05:45

Батырлык арабызда ярала

Әфганстанда барган канлы яуда безнең бәләкәй генә авылдан, Татар Мәнәвезеннән, җиде егетебез хәрби бурычын намус белән үтәп кайткан иде.

Батырлык арабызда яралаБатырлык арабызда ярала
Батырлык арабызда ярала

Алар туган колхозда эшләп, матур гаилә кордылар, балалар үстерделәр. Ул гына да түгел, аерылгысыз дуслар булып, яшьләргә үрнәк, авыл халкының горурлыгы булып яшәделәр. Әмма, ут эчендә алган җан яралары эзсез генә үтми шул. Өч яугиребез - Илфир Илдус улы Зиннәтуллин, Илшат Илдус улы Зиннәтуллин, Зилфәт Хәмит улы Шәрифуллин каты авырудан якты дөнья белән хушлашты. Авылдашлар күңелендә алар мәңге яшәр.

Ак каеннар шаулый-шаулый,

Сагышланып яфрак яралар.

Югалдыгыз арабыздан, дуслар,

Сулкылдый да, сызлый яралар, - дип һәрчак юксынабыз, сагынабыз аларны.

Канлы сугышның бөтен афәтен кичеп кайтып, исән - сау булганга сөенеп, авылдашларым Илдар Камалов, ике бертуган Рәфит белән Рәмил Фәнис улы Ахуновлар, Рафаил Рәфкать улы Әхмәтҗанов яшәүнең ямен-тәмен тоеп, гаилә кадерен белеп, бүгенге көндә авылда куанычлы дөнья көтәләр. Үзара ярдәмләшеп, шатлыккайгыларны бүлешеп, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр. “Әфганстанда безнең язмышка төшкән сынаулар, дусларны югалтулардан алган йөрәк яралары һаман сызлый, шулар берләштерә безне, ут эчендәге хәлләрне, күз алдында янган иптәшләрне искә алып, яу җырларын башкарып, бераз күңел бушатабыз”,- диләр алар.

Үтәп кайттык биргән антны,

Тешне кысып, яуга ташландык.

Үлем ажгырып килсә дә,

Бер адым да артка басмадык, - дип горурланып та куялар алар.

Шулай ук бу язмада Әфган явы ветераны Илдар Камалов турында аерым да сөйләргә телим. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп кайтканнан бирле Илдар Камалов, әтисе Рузафил кебек, бөтен көчен, гомерен туган авылына, колхоз эшенә багышлады. 40 ел тракторда эшләп, көзләрен уңыш җыюда, язларын чәчүдә тырыш хезмәтен салды. Ел әйләнәсенә авылдагы бар эшне техникасы белән ул башкара. Кем белән сөйләшсәң дә, аның турында бары мактау сүзләрен ишеттерәләр. Хәтта авылдашлар Илдарга орден бирүне яклыйлар, аңа бик тә рәхмәтлеләр. Намуслы хезмәте өчен эш урыныннан аңа бихисап мактау грамоталары бирелгән. “Хуҗабыз Неля Дамир кызы эшләгәнне күрә белә, мактау сүзләрен әйтеп, бәйрәмнәрдә күтәнәчләр белән куандыра, кирәк булып сораганда, акчалата да ярдәм итә”-ди Илдар Камалов. Узган елның октябрендә ул һөнәри осталыгы һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Почет Грамотасы белән бүләкләнде. Без, авылдашлар, Илдар өчен шатбыз һәм шушы югары бүләккә лаек булуы белән ихлас котлыйбыз, сәламәт булып эшләп, тагын да югары бүләкләргә ирешүен телибез. Ул бик ягымлы, ярдәмчел, аз сүзле, тырыш булганга, авылдашлар әйткәндәй, аны мактасы, ихтирам итәсе килеп кенә тора.

Эшсөяр, авырлыктан курыкмаган кеше, кайда гына булса да, мактауга ирешә. Илдарның Әфганстандагы батырлыгы да зур бүләкләргә лаек булган: СССР Югары Советы Президиумының “Батырлык өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы интернационалистка”, “Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр бетүгә – 25 ел”, “Әфганстаннан совет сугышчыларын чыгаруга – 20 ел”, “СССР кораллы көчләренә -20 ел” медальләре, “Сугышчы интернационалистка” грамотасы бар аның. Менә шулай батырлар үзебезнең арада ярала.

Илдар Камалов тормыш юлдашы Зәйнә белән 28 ел тату яшәп, бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Үзләре кебек акыллы, хезмәт сөя торган балалар. Бүгенге көндә алар онык сөеп шатланалар. Үз куллары белән төзегән йорткуралары матур, малтуар, кош-корт асрыйлар, кыскасы, чын хезмәт кешеләре алар. Зәйнә – ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле хатын. Алар яшәгән йортның эче, ихатасы дисеңме - тәртип, пөхтәлек, тазалык, ямь күзгә ташлана. Шуңа күрә караучысы булмаган өлкәннәрне тәрбияләү дә аңа йөкләтелгән. Илдарның әнисе Мәгъфия дә акыллы, килене Зәйнәне мактап кына тора, тормышыннан куанып яши, аларга карап күңел сөенә.

Әйткәнемчә, Илдар Камалов аз сүзле кеше. Шулай булса да, Әфган сугышында башыннан үткән хәлләрне җайлап кына сораштым. Таулы Әфганстан табигатенә яраклашу, кайнар һава, көнетөне Әфган халкын дошманнан саклау, атыш, шартлаулар хакында саран гына сурәтләве, әлбәттә, аңлашыла. Чөнки сугыш михнәтләрен үз иңендә тату, иптәшләрне югалту күңеленә мәңге җуелмас яралар салган. “Төрле милләт вәкилләре җыелсак та, бик тә тату булдык. Бер-береңә кырын карау, кемнедер читләтү күзәтелмәде”-ди ул. Илдар үзе сапер буларак, миналар эзләве, пуляларның баш өстендә очып кына торуы, БТР водителенең башына гранатомет ярчыгы тиюе, дусты Борай районы егете, сапер Рәдис Шакировның мина шартлавыннан һәлак булуы хакында әрнеп хәтерләде...

Менә шундый батыр күңелле, ата-бабалар нигезен куптармыйча саклап яшәгән эшсөяр авылдашларга соклануны, күңелдә туган горурлану хисләрен сөйләргә хәтта сүзләр җитми.

Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, матур киләчәк телик, еллар имин булсын.

Фәнә МИНҺАҖЕВА, хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас