Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 февраль 2024, 06:00

Әфганстан – йөрәк ярасы

Әфганстан иле тарих битләрендә нинди сыйфатта тасвирланса да, ил халкы күңеленә үзәк өзгеч вакыйга булып кереп калды ул. Әфган җире – безнең йөрәк ярасы. Бу көннәр һичкайчан онытылмас, киресенчә, хәтерләр генә яңарыр.

Әфганстан – йөрәк ярасыӘфганстан – йөрәк ярасы
Әфганстан – йөрәк ярасы

СССР хәрбиләре Әфганстанга 1979 елның 25 декабрендә кертелә. Сугыш 1989 елга кадәр дәвам итә.… Ерак еллар томаны артында калып баручы «Әфган» сүзе бүген дә бик күп аналарның җанын тетрәндерә, ташкыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хәтирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләрнең яраларын кузгата.

...Шаулап-гөрләп үткән балачак, яшьлек еллары артта калган саен хәтер җепләре ешрак сүтелә, кадерле вакытлар сагынып искә алына. Урта мәктәпне тәмамлап, зур тормыш юлына аяк баскан көннәр әле дә истә. Бергә укыган сыйныфташларыбыз бер-бер артлы армия сафларына юлланды. Сыйныфташларыбыз А.Нуртдинов белән Б.Ибраһимов ир-егетлек бурычларын шомлы Әфган җирендә үтиләр. Ансаф Әхнәф улы беренчеләрдән булып анда керсә, Баязит Габит улы берничә айга соңырак җибәрелә. Ансаф төрле хәрби операцияләрдә катнашып, батырлык күрсәтә. 1980 елда, кайтырга санаулы көннәр калгач, ул 20 яшендә Әфган җирендә каһарманнарча һәлак була. Сыйныфташым Шәммәт авылында җирләнде. Бүгенге көндә Аккүз урта мәктәбе аның исемен йөртә.

Баязитка исән-имин туган якларына әйләнеп кайту бәхете тиде. Йөрәге тулы ут булса да, ул бервакытта да андагы хәлләрне сөйләмәде. Сораштыра башласаң, күзләренә яшь тулып, тамагына төер утыра иде. Ул Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт юлын туган колхозында агроном булып башлый. Дөмәй авылы сылуы Миләүшә Тәлгать кызы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә коралар. Дөньяларын түгәрәкләндереп кызлары Айсылу туа. Матур тормыш озакка бармый, Баязитның гомере фаҗигале өзелә.

Бүгенге көндә барыбыз да балалар үстереп, инде оныклар тәрбиялибез. Сыйныфташлар белән очрашканда бергә укыган, бар яклап та үрнәк, тәртипле булган Ансаф белән Баязитны искә алабыз. Баязитның да оныгы Рамзан үсеп килә. Алар дәү әтиләре белән хаклы рәвештә горурлана.

Сугыш турында күпме сөйләсәң дә аның бар дәһшәтен, куркынычын тасвирлап бетереп булмаячак. Шул вакыйгаларның эчендә үзе йөреп кайткан кеше генә моны яхшы аңлаячак. Киләчәк буыннарга теләгем: сугышлар башкача кабатланмасын, илебез батыр улларын, әниләр балаларын югалтмасын иде...

… Быел 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел тула. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела башлый. Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның истәлеге исәннәрнең күңелендә яшәсен.

Ираида ИМАМОВА. Аккүз авылы.

 

Әфганстан – йөрәк ярасы
Әфганстан – йөрәк ярасы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас