Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
15 февраль 2024, 05:30

Иң өлкән яугир

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да Әфганстан сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә ...

Иң өлкән яугирИң өлкән яугир
Иң өлкән яугир

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да Әфганстан сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата.

Лаяшты авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә газиз туган җирендә яшәүче Фидрат Хәсәнов та - шул елларның тере шаһиты, канкойгыч вакыйгаларның уртасында кайнаган һәм иң өлкән яугирләрнең берсе, чөнки аңа быел 73 яшь тулган.

Ул Хәтирә һәм Рифгать Хәсәновларның күп балалы колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Башта Лаяштыда, арытаба Ишкар һәм Югары Манчар мәктәпләрендә белем алган. М.Гафури ис. колхозда төрле эшләр башкарган. 18 яше тулган егет ил алдындагы изге бурычын үтәр өчен Монголияга юнәлгән. Армия сафларыннан соң киләчәк язмышын хәрби һөнәре белән бәйләргә уйлаган. Шуңа күрә Украина, Германия илләрендә инженер-төзелеш батальонында хезмәт юлын дәвам иткән. 1982-1983 елларда Әфган җирендә үлем белән күзгә-күз очрашып, бурычын җаваплы үтәгәне өчен күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Взвод командиры булып изге бурычын намус белән үтәгән. Шул рәвешле, Фидрат Хәсәнов 27 ел гомерен хәрби тормышка багышлаган. 1991 елда лаеклы ялга чыккач, Илешкә кайтып төпләнгән. Үз йортын салып кереп, туган колхозында баш инженер булып эшләгән, тырышлыгы аркасында күп санлы мактауларга ирешкән.

Шәхси тормышына килгәндә, 1972 елда отпускка кайткан вакытта Чакмагыш районы Аблай авылыннан Ралия Фазылбәк кызы белән кавышып, гаилә корырга да өлгергән. Төрле урыннарга күченеп йөрергә, яшәү җирен алыштырып торырга туры килсә дә, нинди генә кыенлыкларга карамастан, тормыш иптәше иренә ныклы тыл, терәк булып торган. Ак халатлы, изге һөнәр иясе буларак Ралия ханым хәрби частьләрдәге медицина пунктларында эшләгән. Гаиләдә Айгөл һәм Альберт исемле кыз һәм ул үстергәннәр. Алар үз гаиләләре белән себер якларында яшәп, оныклар куанычы бүләк иткәннәр. Кызганычка каршы, кызлары ковид авыруы аркасында якты дөнья белән иртә хушлашкан.

Ф.Хәсәнов «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзасы булып, район күләмендә оештырылган чараларда актив катнашып килә. Мәктәпләрдә уздырылган кичәләрдә чыгыш ясый, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Актив яугир авылдашлары Рәфит Ахунов, Назыйф Садертдинов белән бергәләп инициатива күрсәтеп, Лаяшты авыл клубы алдында Әфганда һәлак булган Рәзиф Хәнәфиев һәм яугир-интернационалистларга багышланган һәйкәл куйдыртканнар.

Бүгенге көндә Фидрат Рифгать улы матур хатирәләргә бай елларын сагынып, горурланып искә ала. Ә хәрби хәрәкәт чорларын йөрәге аша уздырып, авыр сулап куя. Яшьләрне дә туган илебезне сакларга, ватаныбызны якларга чакырып, хәрби хезмәттән курыкмаска, тәвәккәл һәм тырыш булырга өнди.

Сабыр да, тыныч та, шул ук вакытта тәвәккәл һәм максатчан Фидрат Хәсәнов соклану уята. Үрнәкле гомер юлы үтүче яугир тормыштан ямь табып, бәхетле яши.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас