Бу вакыт эчендә 1,5 миллионга якын безнең хәрбиләр 30 дан артык локаль сугышларда катнашканнар, 25 меңе һәлак булган. Безнең районнан Даман утравында, Таҗикстан, Көньяк Осетия Республикалары территорияләрендә, Төньяк Кавказда, Сириядә барган хәрби хәрәкәтләрдә 300 дән артык солдат һәм офицер катнаша. Хәрби бурычларын үтәгәндә 11 яугир мәңгелеккә күзләрен йомды.
1979-1989 еллардагы хәрби хәрәкәтләр вакытында республикадан 9 мең башкортстанлы булган, 343е һәлак булган, 6сы хәбәрсез югалган.
Районнан бу сугышка 278 кеше китеп, 8е хәрби бурычын үтәгәндә башын салган. «Кызыл йолдыз» ордены белән 11 кеше бүләкләнгән, 8е- үлгәннән соң бу бүләккә лаек булган. «Батырлык өчен» медале - 8, «Хәрби хезмәтләре өчен» - 14, «Дәүләт чиген саклауда батырлык күрсәткән өчен» медале 2 кешегә бирелгән.
Районыбызда бүгенге көндә 137 ветеран яши. Алар төрле тармакларда эшләп, әлеге көндә дә актив тормыш позициясе алып бара. Төрле чараларда катнашалар, мәктәп укучылары белән очрашып, патриотик темага ачык дәресләр үткәрәләр. Ел саен 10-15шәр кеше санаториягә, хәрби госпитальгә җибәрелә. Шулай ук бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештырыла. Хәрби ветераннар тарафыннан әзерләнеп, Донецк өлкәсенә “УАЗ” машинасы озатылды, гуманитар ярдәм җыюга актив һәм бердәм кушылалар.
Әфганда барган хәрби хәрәкәтләрдә башын салган 8 яугиргә, Чечнядагы бәрелешләрдә һәлак булган 3 хәрбигә мемориаль тактаташлар куелган. Аларның каберләре каралып, чистартылып торыла. Яугирләрнең әти-әниләре дә игътибар үзәгендә булып, бәйрәмнәрдә аларга күчтәнәчләр тапшырыла.
Якташларыбыз зур батырлык, чын рухи түземлек үрнәге күрсәткән, аларның батырлыклары буыннан-буынга ядкәр булып сакланыр.
Фотолар сулдан-уңга:
1.Фәрит Ганиуллин, Теләкәй, 1984 елның 17 февралендә һәлак булган.
Фларис НУРЛЫГАЯНОВ, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе.