Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
16 февраль 2024, 05:30

Хезмәте белән хөрмәтле

Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата, диләр халык телендә. Гөлләр кебек кешеләрнең дә, туган илләрендә яшәп, үз җирләрендә, үз туфракларында хезмәтләренең тәмен тоеп, нәтиҗәсен күреп яшәүчеләре күпкә бәхетле була, минемчә.

Хезмәте белән хөрмәтлеХезмәте белән хөрмәтле
Хезмәте белән хөрмәтле

Авылдашларым кайда гына эшләсәләр дә, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр, тормышыбыз мул булсын өчен гомер буе тырыш хезмәт куйганнар. Шуларның берсе - үзенең үткәне белән күпләргә үрнәк булырлык Рсай авылында туып-үсеп, шунда канат ныгыткан Рәшит Мирһади улы Харрасов.

Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган егет Башкортстан авыл хуҗалы институтына укырга керә. Кулына диплом алган яшь белгечне Дүртөйле районы “Россия” колхозына эшкә җибәрәләр. Тирән белеме, кешеләр белән эшләү сәләте, намуслылыгы һәм таләпчәнлеге зур коллективта ышаныч тудыра. Ул югары уку йортында алган тирән белемен эшкә җигә һәм зур уңышларга ирешә.

Энергияле Рәшит Мирһади улын күрше колхозга рәис итеп җибәрәләр. Ул монда да үзенең эзләнүләре белән таң калдыра. Ул җитәкләгән колхоз республика күләмендә беренчеләр рәтенә чыга. Күп тә үтми, аны Дүртөйле авыл хуҗалыгы идарәсенә начальник итеп билгелиләр. Бу еллар эчендә ул игенчелек культурасын күтәрү, техник чаралардан нәтиҗәле файдалану, авыл хуҗалыгы хезмәтен оештыруның алдынгы ысулларын производствога кертү буенча уңышлы эш алып барган өчен күп тапкырлар Мактау грамотасына һәм бүләкләүгә лаек була. Тиздән ул Свердловск югары һөнәри белем бирү мәктәбенә укырга җибәрелә. Аннан соң 7 ел дәвамында партия эшләре буенча җитәкче була, ике тапкыр республика Югары Советына депутат итеп сайлана. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, азык-төлек, экология буенча комитетының тәэминат секторы мөдире вазыйфасында эшләгән оста оештыручы һәм компетентлы белгеч үзен яхшы яктан күрсәтә. Үзенең практик һәм теоретик белемнәрен депутатларга Башкортстан Урман кодексын, Җир кодексын, аграр мөнәсәбәткә кагылышлы башка норматив хокукый актларны әзерләүдә оста куллана. Харрасов үз-үзенә таләпчән һәм һөнәри белемнәрен тирәнәйтү һәм камилләштерү өстендә күп эшли. Икътисади реформалар чорында, яңа заман таләпләренең югары булуын аңлап, ул”Агробизнесның кече төрендә менеджмент” программасы буенча

Мәскәү шәһәренең Менеджмент академиясендә әзерлек курслары үтә һәм 1999 елда диссертация яклый, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты була. Югары җитәкчеләр арасында абруй казана. Аны территорияләр белән эшләү бүлеге мөдире вазыйфасына билгеләп кую белән Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариатының эше җанлана. Эшкә иҗади якын килүе, урындагы Советларда хәл ителәсе мәсьәләләрне алдан күрә белүе, шулай ук аларның эшендә үсешне җанландыруы нәтиҗәсендә, җитәкчеләрнең Харрасовка карата ышанычы һәм хөрмәте арта. Рәшит Мирһади улы – Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариатының гомум бүлеге мөдире була. Ул үзенең бай эш тәҗрибәсен куллана, тирән фикерләрен, сәләтен һәм иҗатын эшкә җигә. Намуслы, ярдәмчел, тыйнак булуы Рәшит Мирһади улының хезмәттәшләре арасында абруен тагы да арттыра.

Бер ничә ел рәттән профсоюз оешмасы җитәкчесе итеп сайлана һәм бу ышанычны тулысы белән аклый. Ул Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы, “Башкортстанда фидакарь хезмәт өчен” билгесе, Федерация Советының Мактау грамотасы, Халык Хуҗалыгы Казанышлары күргәзмәсенең көмеш һәм алтын медальләре, “IX бишьеллык ударнигы” билгесе белән бүләкләнә, 1973, 1974, 1975 еллардагы Социалистик ярыш җиңүчесе. Р.Харрасов – хәрби подполковник, дәүләт һәм гражданлык хезмәтенең дәрәҗәле хезмәткәре, Башкортстан Республикасының иң яхшы дәүләт киңәшчесе. Тормыш иптәше Гөлчирә белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр, бүген оныклары Рина, Марат һәм Таһирга куанып яшиләр.

Рәзиф ГАЛИЕВ. Рсай авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас