Ике тармакның да күрсәткечләрен узган ел белән чагыштырганда, арттыруга ирешүләре игенчеләрнең тырыш хезмәте булып тора.
Узган ел кооператив өчен начарлардан булмаган. Кооператив рәисе И.Хәмидуллин сүзләренә караганда, җитештерелгән барлык прод укциядән гомум табыш – 27 млн. 779 мең сум, гомум хуҗалык рентабельлеге 8 процент тәшкил иткән. Басучылык продукциясе җитештерү буенча нәтиҗәле эш алып барылып, барлыгы бөртекле культуралардан 47717 ц уңыш җыеп алынган, гектар көче 18,2 ц тәшкил итә. Тракторларның, тагылма инвентарьларның вакытында ремонтлануы чәчүне кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек биргән. Хуҗалык малларын кышлату, алардан тиешле күләмдә продукция алу өчен җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләгән кооператив уңганнары.
Басучылыкта бөртеклеләрдән тыш, техник культуралар – соя, рапс, көнбагыш игелгән. Басулар көздән туңга сөрелеп, 412 га – арыш, 64 гектарда кышкы бодай чәчелгән.
Әлеге вакытта кооператив хезмәткәрләре алда торган җаваплы кампаниягә – язгы чәчүгә әзерлек алып бара. Бу җәһәттән механизаторлар чәчү агрегатларын, машинатракторларны ремонтлап, әзерлек сызыгына кую белән мәшгуль.
Игенчелек тармагында иртә таңнан кара төнгә кадәр тир түгүче комбайнчылар Р.Дәүләтовның, Р.Сәетовның, У.Хәмидуллинның, Ф.Зариповның, Р.Сәлиховның, тракторчылар Р.Гаяновның. И.Мирсаяповның, Л.Гәрәевның, М.Хәсәншинның, Р.Мостафинның, водительләр И.Сәмигуллиның, Н.Гыйлемхановның, Т.Галиәхмәтовның, Р.Яхинның һ.б. хезмәтләре мактауга лаек.
Терлекчелек тармагында да күп кенә эшләр башкарылган. Биредә 1711 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп, шуларның 500е - савым сыеры. Узган елда 50475 ц сөт җитештерелеп, 2022 ел белән чагыштырганда, 12681 ц күбрәк. Уртача тәүлеклек артым 624 гр. тәшкил иткән. Хуҗалык буенча 798 баш бозау алынган. Кооперативның Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде товарлыклы-сөтчелек фермаларында эш яхшы оештырылып, көткән нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Сыер савучылар З.Гәрәева, З.Солтанова, Л.Ямаева, Ф.Дәүләтова, М.Ильясова, А.Гыйльданова, И.Әһад уллина, терлекчеләр И.Маннанов, И.Гыйльданов, Р.Китапов, С.Әминев, И.Бәдретдинов һ.б. фидакарь хезмәт сала.
Фермаларда да малларны ясалма орлыкландыру эше оештырылып, аны техникоператоры Л.Хәдимуллин үз югарылында алып бара.
Җыелышта муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров катнашып, узган елгы район авыл хуҗалыгы күрсәткечләренә тукталды, кооператив җитәкчелегенең һәм әгъзаларының хезмәтенә яхшы бәя бирде. Арытаба ул күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ферма мөдире Рөстәм Ямаевка – БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының, баш инженер Илшат Гыйльдановка, эшче Дамир Акмөхәммәтовка - муниципаль район хакимиятенең, ферма мөдире Эльвира Маннановага, тракторчы-машинист Рәмил Латыйповка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Бу көнне басучылыкта һәм терлекчелектә фидакарь хезмәт салган авыл уңганнары һәм лаеклы ялга китүчеләр хөрмәтләнде, бәйрәм пакетлары таратылды, авыл үзешчәннәре матур концерт программасы тәкъдим итте.
Лира ГӘРӘЕВА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.