Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
16 февраль 2024, 05:35

Медицина ярдәме сыйфаты яхшыра

Район үзәк дәваханәсендә 2023 ел нәтиҗәләренә багышланган отчет җыелышы үтеп, анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, районүзәк дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина,табиблар, һ.б. хезмәткәрләр катнашты.

Төп доклад белән район үзәк дәваханәсенең медицина статистикасы кабинеты мөдире Гөлназ Ришат кызы Нурыева  чыгыш ясап, ул дәваханәнең 2023 елгы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга куелган бурычлар белән таныштырды, сәламәтлек саклау учреждениесенең үз эшеннән башка, районда Сәламәтлек саклау өлкәсе торышына һәм аның демографик һәм социаль юнәлешләргә йогынтысы характерына да тукталды.

Дәваханә коллективы халкыбыз  сәламәтлеген  яхшырту һәм медицина хезмәтләренең сыйфаты өстендә актив эшләвен дәвам итә. Коллективта бүген 476 кеше хезмәт сала, шул исәптән 87 табиб, 237 урта медицина хезмәткәре. Дәваханә коллективы елдан – ел яшь кадрлар табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән тулылана. Ел дәвамында районга 12 табиб  һәм 14 урта медицина персоналы килгән, аларга хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында танылу яулаган тәҗрибәле остазлар ярдәм итә. Шул исәптән 8 табиб дәваханә администрациясе  тарафыннан яшәү урыны белән тәэмин ителгән. "Земский доктор" программасы буенча 4, "Земский фельдшер" 1 табиб бер тапкыр бирелә торган пособие алган.  

Коллектив «Сәламәтлек», «Демография» өстенлекле милли проектын, Башкортстан Республикасында 2030 елга кадәр халыкның, кешеләрнең сәламәтлеген, иминлеген саклауга һәм 78 яшькә кадәр гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру өстендә эшләүне  дәвам итә. Бу максат белән авыруларны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалауны башлау максатында балигъ булмаган балаларны һәм ятим балаларны, өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер яшь категориясен профилактик медицина тикшерүе үткәрелә. Мәсәлән, узган елда профилактик медицина тикшерүен узган 11 500 кешенең 3063ендә авыру беренче тапкыр ачыкланган. Шул исәптән бу кан әйләнеше системасы авырулары -465, шикәр диабеты -22, яман шеш -13 очрак, шул ук вакытта аларның 6сы иртә стадияләрдә ачыкланган, бу дәвалауны оператив башларга һәм авыруны туктатырга мөмкинлек бирә.

Докладта билгеләнүенчә, авыруларның иң зур өлеше сулыш, ашкайнату органнары, шулай ук алган җәрәхәтләр белән бәйле. Өлкәннәрдә кан әйләнеше системасы авырулары, яңа шешләр, шул исәптән яман шешләр, сулыш органнары авырулары өстенлек итә. Авыруларны дәвалауның яңа ысуллары һәм заманча дарулар, дәвалауның клиник киңәшләре һәм протоколлары кертелә, алар барлык дәвалау учреждениеләрендә авыруга медицина ярдәме күрсәтүнең бер үк дәрәҗәсен тәэмин итә.

  Районда  үлемне киметү буенча чаралар планы кысаларындагы чаралар ярдәмендә районда демографик хәлне яхшыртуга ирешелде. Мәсәлән, районда үлем күрсәткече 21 процентка кимегән (бу-105 сакланган гомер). Әмма шул ук вакытта туу күрсәткече кимү тенденциясе саклана.

Медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яңарту буенча эш дәвам итә. 2023 елда поликлиникага 2 яңа ультратавыш диагностикасы, электрохирургия аппараты, эндоскопик тикшеренүләр өчен видеоколоноскоп, һәм 2 наркоз аппараты һәм хирургия бүлеге өчен эндоскопик визуализация системасы кайтарылган, алар авыруларны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә.  Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы кысаларында яңа сәламәтлек саклау объектлары сафка баса, бу иң беренче чиратта, безнең халык өчен медицина ярдәме сыйфатын һәм үтемлелеген яхшыртырга мөмкинлек бирә. Узган елда Үрмәт, шушы көннәрдә Тәҗәй авылында яңа ФАП эшли башлавы аеруча сөендерә. Бу безнең районның сәламәтлек саклау үсешендә мөһим адым.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас