1 гыйнвардан республикада эшләми торган бер миллион пенсионерның иминият пенсияләре 7,5 процентка арткан. Индексация нәтиҗәсендә картлык буенча пенсиянең уртача күләме 21 900 сумга җиткән.
Түләүләр белән бер үк вакытта пенсия коэффициенты һәм фиксацияләнгән түләү бәясе 7,5 процентка арта, алардан иминият пенсиясе төзелә. Гыйнвар аенда коэффициент бәясе 133,05 сумга кадәр артты, фиксацияләнгән түләү күләме 7567,33 сумнан 8134,88 сумга кадәр артты.
Матди тәэмин ителешенең гомум суммасы республикада билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбән булган барлык эшләми торган пенсионерлар ел дәвамында пенсиягә федераль социаль өстәмә алачак. 2024 елга пенсиягә социаль өстәмә түләүне билгеләү өчен пенсионерның яшәү минимумы күләме 12 530 сум күләмендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае тарафыннан расланган.
Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.