Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
17 февраль 2024, 06:50

Авылыбыз яме - уңганнар

Тәҗәй авылында игелекле гомер кичерүче Мөнирә һәм Рәзин ЗАКИРОВЛАРның гаилә коруына 40 елдан артык гомер үтеп тә киткән.

Авылыбыз яме - уңганнарАвылыбыз яме - уңганнар
Авылыбыз яме - уңганнар

Ә бит әле яңа гына сыман иде. 1982 елның Сабантуй көнендә - кар яуганда Ишкар авылыннан Тәҗәйгә килен төшә! Туйлар гөрли, ә инде карны тик яхшыга юрый кунаклар, булачак гаиләнең ишле, жимешле булуына ишәралый. Яшьләр икесе дә күп балалы гаиләдән - Зыя белән Нуриямалда, Әхмәтнур белән Фәһимәдә - 5 әр бала үсә. Эшкә нык, чырыш Закировлар, күп тә үтми, башка чыгып, 1993 елда йорт салып керә. Авылда беренчеләрдән булып җиңел машина алып, күпләп мал- туар үрчетеп, тормыш көтә. Гомерләре хезмәттә үтә аларның. Рәзин абый яшь чакларында 7 ел Донбасста шахталарда эшли. Сугыш башланганчы Закировлар яшьлек сукмаклары белән Украина якларында да булып кайткан. Искиткеч гүзәл роза чәчәкләре эчендә утырган төбәкнең ут эчендә, җимерекләрдә булуына эчләре әрни аларның, бар халык сыман сугышның тизрәк тәмамланып, илгә тынычлык килүен тели.

Күп еллар икесе дә «Игенче» колхозында эшли: берсе-терлекчелектә, икенчесе-механизация өлкәсендә. Мөнирә апа Уфа полиграфия училищесын кызыл дипломга тәмамлап, яңадан авыл хуҗалыгы белгечлегенә укый - Кушнаренко техникумында зоотехник һөнәрен ала. Ындыр табагында үлчәүче, күп еллар Тәҗәй дуңгызчылык фермасында зоотехник- селекционер, Тәҗәй сөтчелек фермасында учетчы, аннан инде ферма мөдире вазифаларын үти. Кайда гына эшләсә дә, үз эшен җиренә җиткереп, кешеләр белән уртак тел табып, намус белән башкара. Бер-бер артлы биш бала - Руслан, Айсылу, Рөстәм, Рагин, Ринат - дөньяга килә. Бала карыйм дип, өйдә озаклап утырулар булмый ул чорда, сабыена бер яшь тулганчы эшкә чыга. «Яшьлек белән сизелмәде инде, олылары, үсә төшкәч, кечеләрен карады, бианай, күршедәге туганнар ярдәмгә килде», -дип хәтерли Мөнирә апа. Дөнья көткәч, төрле чак булгандыр, әмма барыбер бер фикергә килеп, аңлашып яши алар. Җылы ояга барысы да сыя- 4 ел әнкәләре Нуриямал апаны, 9 ел урын өстендәге Фәһимә апаны тәрбияләп, соңгы юлга озата Мөнирә апа белән Рәзин абый. Әлбәттә, Закировларның ин зур куанычы бүгенге көндә - балалары, оныклары. “Аллага шөкер, күмәкбез, җыелганда 28 булабыз - 5 бала,барсы да парлы, 16 онык”, -дип шатланалар.

Уллары армиядә хезмәт итеп (РөстәмЧечен сугышы ветераны) кайткач, гаилә кора, барысын да йола буенча, туйлап, олы юлга озата ата-ана. Туган ягын үз итә кече Закировлар - Тәҗәй, Кужбахты авылларында, Яркәй, Дүртөйледә һәркайсы матур итеп яши, балалар үстерә. Руслан белән Ринат «Игенче» крестьянфермер хуҗалыгында эшләсә, киленнәре Рәлия-Кужбахты урта мәктәбенең физкультура укытучысы. Кызлары Айсылу Кужбахтының уңган егетен үз итә, кияүләре Фидан Мостафин авылда үткән бар концерт - чараларның уртасында кайный, моңлы жырлый. Ә инде Мөнирә апа - Кужбахты авыл советы авыл биләмәсенең иң актив хатын-кызы дип әйтергә була. Гуманитар ярдәм җыюда, Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча башлап йөрүче, мәчеткә, зиратка ярдәм оештыру, егетләрне хәрби хезмәткә озату, сәхнәдән мөнәҗәтләр укучы һ.б. изге эшләре бихисап аның. Сәхнә бизәге булган «Актирәк» халык фольклор ансамбленең иң актив әгъзасы дип тә белә аны авылдашлары. Менә шундый гаиләләр белән авылларыбыз ямьле дә инде.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Тәҗәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас