Үз һөнәре остасы булган тәрбиячеләр сабыйларга тормышның беренче дәресләрен өйрәтә. Бу дәресләр кечкенәләрнең киләчәк язмышын билгели.
Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасында да (мөдире – Ләйсән Камалтдинова) һәр нәнине шәхес буларак тәрбияләү, төрле яктан үстерү буенча планлы эш алып барыла. Биредә балаларыбыз рәсем ясарга, җырларга, биергә, тирә-як дөньяны өйрәнергә, туган як матурлыгын яратырга өйрәнә.
Ата-ананың роле балалар өчен бик мөһим. Гаилә – төп тәрбияче институты, баланың гармонияле үсеше ата-ананың һәм гомумән балалар бакчасында тәрбияченең бергәләп киңәшләшеп, ярдәмләшеп, нәтиҗәле эшләвенә бәйле.
Безнең балалар бакчасында атааналар белән көндәлек эш планы билгеле: әңгәмәләр, консультацияләр, атааналар җыелышлары, конкурслар, акцияләр, тематик күргәзмәләр оештырыла.
Ел саен бакча яны территориясен кар сыннары белән бизибез, бергәләп җыелып тау эшлибез. Уку елы ахырында “Ачык ишекләр” көненә бик теләп киләбез.
Бүгенге көндә безнең балалар бакчасында ата-аналар белән эш җайга салынган. Без белем бирү процессын күзәтүчеләр генә түгел, ә очрашуларда актив катнашучылар да, тәрбияче ярдәмчеләре дә.
Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасының беренче өлкән төркеме ата-аналары.