Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 февраль 2024, 06:15

Эш оештыруга җитди караш

“УРАЛ” җәмгыяте продукция җитештерүдә һәм реализацияләүдә, хезмәт хакы түләүдә, төп фондларны ныгытуда тотрыклы эшли.

Эш оештыруга җитди карашЭш оештыруга җитди караш
Эш оештыруга җитди караш

Җәмгыять эшчәннәре узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлап, нәтиҗәләрне анализлау, киләчәккә планнар билгеләү, алдынгыларны тәбрикләү максатында отчет җыелышы үткәрде. Җәмгыять директоры Елена Ибраһимова чыгышында билгеләвенчә, хуҗалыкта барлыгы 78 эшче исәпләнә. Аларга эш хакы ай саен тоткарлыксыз акчалата түләнеп барыла. Әйткәндәй, узган елда ул уртача 31 мең сум тәшкил иткән.

Әйтергә кирәк, хуҗалык банк кредитларыннан кулланмый, терлекчелек һәм басучылык тармаклары буенча ел дәвамында рентабельле эшләгән.

Басучылык тармагына килгәндә, бөртекле культуралар 1310 гектар мәйданда чәчелеп, алардан уртача 10 ц уңыш алынган, тулай җыем 13428 ц тәшкил иткән. Җәмгыять җитәкчелеге агымдагы  чәчү компаниясендә сортлар яңартуга йөз тота.

Орлыклар тупланган, ашламалар кайтарыла, ягулык-майлау материалларны, запас частьләрне туплау өстендә эшлиләр.

Елның-елында терлекчелектә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешәләр, чөнки тармакны үстерү өчен хуҗалыкта тиешле мөмкинлекләр булдырылган. Һәр ике юнәлештә – сөтчелектә һәм итчелектә, узган ел белән чагыштырганда арту күзәтелә. Нәсел эше үз югарылыгында оештырыла, шул рәвешле, ел саен 3-4 төркем тана әзерләнеп, һәрберсендә 50шәр баш бәйләнә. Узган чорда хезмәт нәтиҗәләренә килгәндә, барлыгы 31204ц тулай сөт җитештерелеп, ул һәр сыерга 7091 кг туры килә. Саф табыш барлыгы 20 миллион сумнан артык тәшкил итеп, рентабельлелек 30 проц. булган.

Бүгенге көндә кышлату уңышлы бара, җәмгыять буенча 8 тоннага якын сөт (физик авырлыкта) реализацияләнә. Күрсәткечләрне арттыруга сыер саву операторларының тырыш хезмәте  нәтиҗәсендә ирешелә.

Ит җитештерүдә дә сынатмыйлар. Аның гомум күләме 1998 ц булып, һәр малдан 787 грамм уртача тәүлеклек артым алынган.

Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләүгә бәйле. Бу җәһәттән биредә ныклы азык запасы булдырылган – барлыгы 52978 мең ц азык берәмлеге хәзерләнгән, ул һәр шартлы баш малга 39 ц туры килә.

Техника паркын яңартуга да игътибар бирелеп, барлыгы 24 млн. сумлык техника һәм тагылма инвентарьлар алынган. Атап әйткәндә, ике “УАЗ”, бер “УАЗ” пикап автомобильләре, “Кировец-743М” тракторы, прицеп, кәтүк белән тулыландырылган.

Чыгыш ахырында җәмгыять директоры Е.Ибраһимова коллектив алдына анык бурычлар куйды, басучылыкта перспектив сортлар үстереп, орлыклар сатуны активлаштырырга, терлекчелек тармагында малларны ясалма орлыкландыруга игътибарны арттырып, нәселле маллар үрчетүгә әһәмиятне бирергә, гомумән, эш оештыруга җитди карарга чакырды.

Җыелышта фикер алышуларда баш бухгалтер Лилия Фәррахова нәтиҗәләр буенча җентекле анализ ясады.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Рәмил Мостафин үз чыгышында район күрсәткечләренә тукталды, ”Урал” җәмгыятенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм малларны ясалма орлыкландыру технигы Ринат Мортазинга, бозау караучы Миңлегөл Әсәдуллинага - муниципаль район хакимиятенең, склад мөдире Рәзинә Кәримовага, терлекче Мират Сәкаповка район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды. Шулай ук югары производство күрсәткечләренә ирешкән бер төркем алдынгылар акчалата премия белән бүләкләнде, барлык җәмгыять хезмәткәрләре акчалата бүләк алды.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.


Эш оештыруга җитди караш
Эш оештыруга җитди караш
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас