Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 февраль 2024, 06:00

Рәхмәтебез чиксез

Шушы көннәрдә Иштирәк төп мәктәбендә тормыш иптәшем Зәлифә Мирзаханиф кызы КАШАПОВАның тууына 70 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе үткәрелде.

Чарада туганнар, укытучылар, укучылар, “Балкыш”, “Илһам” әдәби берләшмәләреннән иҗатташ дуслары, Иштирәк һәм Карабаш мәдәният йортларының мәдәни оештыручылары һ.б. катнашты.

Әлеге күркәм кичәне оештырудагы ярдәмнәре, тормыш иптәшем, әниебезне искә алып, рухын сөендергән өчен Иштирәк төп мәктәбенең директор урынбасары Зилә Шәриповага, “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимовага, “Илһам” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Клара Хәлиуллинага һ.б. кунакларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уңышлар телибез.

Радик КАШАПОВ, балалары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас