Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
17 февраль 2024, 06:30

Ышанычлы һәм тырыш

Рсай товарлыклы - сөтчелек фермасында терлекче булып эшләүче Роберт Баһманов та бердәм һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә үз өлешен кертә.

Ышанычлы һәм тырышЫшанычлы һәм тырыш
Ышанычлы һәм тырыш

Район хуҗалыклары арасында «Урал» җәмгыяте терлекчелек тармагында тотрыклы эшләүчеләрдән санала. Әлбәттә, әлеге уңышлар - терлекчеләрнең, савучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Рсай товарлыклы - сөтчелек фермасында терлекче булып эшләүче Роберт Баһманов та бердәм һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә үз өлешен кертә.

Ул күптәннән коллективта – үз кеше, җәен фермада – бозаулар, кышын атлар карый. Тыныч холыклы, тыңлаучан, үз җаена гына үзенә йөкләтелгән бурычны – ышанып тапшырылган малларны вакытында карап өлгерә. Бүгенге көндә ул 100дән артык баш мал карый.

Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышларга бары үзенең тырышлыгы, тынгысызлыгы, хезмәткә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Роберт Ягъфәр улы да 30 елдан артык һөнәренә тугры кала. Абыйсы Венер Баһманов та – хуҗалыкның уңган водительләрнең берсе.

Авыл уңганы эшенә җаваплы каравы аркасында җәмгыятьнең, муниципаль район хакимиятенең күп санлы Мактау грамоталарын алуга иреште. Ул моңа, чын мәгънәсендә, лаек.

Ирек ЯМАЛИЕВ, Рсай фермасы мөдире.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас