Кайсы гына тармакны алсаң да, терлекчелектә һәм басучылыкта уңышларга ирешеп, үрнәк итеп куярлык, гомумән, үз артыннан ияртеп баручы хуҗалык. Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Куйбышев ис. кооперативның отчет җыелышында.
Кооператив рәисе Вадим Авзалов төп докладта коллективның эшчәнлегенә анализ ясады. Узган елда яз иртә килде, ә инде чәчү ныклап башлангач һава температурасы кинәт кенә төшкән. Көннәрнең салкын торуыннан күпчелек күпьеллык үләннәр зыян күргән, шулай ук иртә чәчелгән ашлыкларның шытымнары көчсезләнгән. 5084 гектарда чәчү эше башкарганнар. Күпчелек басуларда супер элита, элита сортлы бөртеклеләр чәчелгән. Барлык технологик таләпләр үтәлеп, агротехник чаралар вакытында башкарылган. Гомумән, кооператив буенча барлыгы 6978 тонна тулай җыем булып, һәр гектарыннан уртача 15,1 центнер уңыш тәшкил иткән.
Язгы чәчү кампаниясендә дым каплатуда И.Гыйбәдуллин, А.Гәрәев, Д.Әдеһәмов, культивацияләүдә В.Новиков, А.Шәморатов, чәчүдә И.Гәбид уллин, А.Шәморатов, В.Собарь, А.Гәрәев, кәтүкләүдә Д.Әдеһәмов, А.Гәрәев, В.Нигъмәтов югары күрсәткечләргә ирешкән. Водительләр Х.Рахманов, Р.Камалов, И.Фәтхетдинов, Р.Хуҗин, чәчү агрегатына орлык, ашлама ташуда өлгерлек күрсәткән. Мал азыгы хәзерләү кампаниясендә А.Гәрәев, А.Шәморатов, И.Йосыпов, М.Гаянов, Д.Әдеһәмов, Р.Камалов, Х.Рахманов, И.Фәтхетдинов, М.Зарипов, В.Новиков, Р.Заһитов, А.Шәйморатов, Д.Яхин, Ф.Шәйхетдинов, А.Авзалов актив катнашкан.
Урак кампаниясендә уңышны югалтуларсыз җыеп алуга өлеш кертүчеләр – В.Собарь, И.Габдрахманов, А.Йосыпов, Д.Әдеһәмов, Р.Заһитов, В.Новиков. Җыеп алынган уңыш кондициягә җиткерелеп, складларга урнаштырылган, бу җәһәттән ындыр табагы мөдирләре Р.Хуҗиәхмәтов, Т.Шәйсолтанова, машинистлар Р.Гофранов, Ф.Миһранов, үлчәп торучылар З.Разова, Ф.Гыймазетдинов үз бурычларын намуслы үтәгән.
Терлекчелек тармагында барлыгы 54481 ц сөт савып алынып, һәр сыердан уртача савым 7673 кг туры килә. 2133 ц ит җитештерелеп, маллардан алынган уртача тәүлеклек артым 677 грамм тәшкил иткән. Сыер савучылар А.Мөхәммәтҗанова, З.Әхмәтова, О.Сәйфуллина, Э.Сәйфуллина, терлекчеләр Р.Нуртдинов, А.Сөләйманов, И.Тимеров, Г.Газетдинова мул продукция алуга үз өлешләрен керткән.
Отчет җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. Илдар Иршат улы хезмәт алдынгылары водитель Р.Мусинга, учетчы А.Шакирҗановага – муниципаль район хакимиятенең, Р.Разовка, А.Рахмановага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.
Кооператив идарәсе һәм профсоюз оешмасы арасында каралган ярыш шартларына ярашлы, барлык хезмәткәрләр премияләр белән бүләкләнде, лаеклы ялга китүчеләр хөрмәтләнде.
Гомумән, Куйбышев ис. кооператив икътисадитотрыклы үсеш юлында, һәр елны табыш белән төгәлләп, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында район күләмендә генә түгел, республика буенча алдынгылар сафын җитәкли.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.