Төп доклад белән учреждение директоры Айгөл Мостафина чыгыш ясады. Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара Кашапова катнашты.
Үзәк педагоглары укучылар белән белем бирү һәм мәдәни-ял итү эше алып бара. Биредә үткәрелеп килүче программалар, бәйрәмнәр, концерт чыгышлары, театральләштерелгән тамашалар социаль-мәдәни һәм иҗади юнәлешкә ия.
Үзәктә 5 юнәлеш буенча 21 берләшмә эшли. Уку елы башына 882 укучы йөри. Укучылар һәм педагоглар узган уку елында районның һәм республиканың төрле чараларында актив катнашалар.
Район мәдәният сараенда Илеш районы барлыкка килүенә багышланган бәйрәм концертында балалар иҗаты үзәге тарафыннан күргәзмә оештырылып, анда «Сәнгати керамика» берләшмәсе укучыларының эшләре тәкъдим ителгән. Илеш районының туган көне алдыннан «Мин сине яратам, Илеш!» фотоконкурсын оештырылган. «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел» иҗади макетлар конкурсы үткәрелгән. Укучыларның туган якны өйрәнү буенча бөтенрусия конкурсының район этабы узып, анда 18 катнашучы үз эшләрен яклаган. «Йөрәгемне балаларга бирәм-2023» өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы бөтенрусия конкурсының муниципаль этабы узып, анда «Балалар иҗаты үзәге»ннән «Яшь эколог лабораториясе» берләшмәсенең өстәмә белем бирү педагогы Филүс Зиннәтуллин катнашкан. «Егет солтаны -2023» район конкурсы уздырылган. Өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Вәлиева Дүртөйле шәһәрендә «Минем кечкенә Ватаным - Атайсал» муниципальара форумында «Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүдә мәктәп театрының роле» секциясендә катнашкан.
Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Мостафина Андреевка авыл модельле китапханәсендә чүлмәкчелек буенча мастер-класс күрсәткән. Тамашачыларга балчыктан нинди әйберләр ясап булуы турында сөйләп, теләге булган һәркем үзен чүлмәкче ролендә сынап карый алган. Халыкара театр көне алдыннан - “Театр – ул могҗиза” конкурсы, апрельдә «Космик квест»республика фестивале узган. Бу интеллектуаль чара өстәмә белем бирү программалары буенча белем алучы командалар өчен квест -уен булган. «Мисс Яз - 2023» матурлык һәм талант конкурсы уздырылган. 2023 елның 14-16 апрелендә Уфа шәһәрендә «Иминлек мәктәбе - 2023»күнегү-сайлап алу ярышларында безнең районны «Балалар туризмы» берләшмәсе тәкъдим иткән. Апрель аенда районда “Ауаз” күп жанрлы республика ачык башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгать фестивале узып, анда 20 районнан һәм 5 шәһәрдән иҗат коллективлары катнашкан. Балалар иҗаты үзәгеннән «Яшь театр» берләшмәсе (педагогы Әлфия Вәлиева) катнашты. «Декоратив - кулланма сәнгать» номинациясендә өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Мостафина үз эшләрен тәкъдим иткән.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Бу көнне без мөмкин кадәр якынайттык» рәсемнәр конкурсы уздырылган. Әлеге конкурста районның 60ка якын гомум белем бирү учреждениесе укучылары катнашкан. Гомум белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хәрби җырларны башкару өчен «Җиңү җырларын җырлыйбыз» конкурсы оештырылган. Май аенда ял паркында балалар иҗаты үзәгенең отчет концерты булган. Уку елына йомгак ясау, аны зур концерт белән тәмамлап, укытучылар һәм укучылар коллективының яхшы традициясенә әверелгән. Сентябрьдә Түбән Чәрекүл авылы янында балалар иҗаты үзәге тарафыннан Бөтендөнья туризм көненә багышланган «Көзге туриада» туристик чарасы оештырылган. Ярышларда 14 команда, 80гә якын укучы катнашкан.
Октябрьдә «Балалар иҗаты үзәге» коллективы Луганск Халык Республикасы балалары өчен көзге лагерь сменасын ачуда катнашкан. Декабрь башында «Халык биюе ритмында»балалар бию конкурсы оештырылган. Узган ел дәвамында башка күп чаралар үткәрелгән.
Гомумән, коллективның эшчәнлеге уңай бәяләнде. Эш нәтиҗәләре буенча хезмәт алдынгылары район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Яңа 2024 елда балалар иҗаты үзәге бинасында күләмле ремонт эшләре башланды, шуңа күрә әлегә укучылар мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең буш биналарында шөгыльләнә.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.