Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 февраль 2024, 06:15

Проектка өметебез зур

“Укучыларның инициативасын бюджетлау” проекты старт алгач та, безнен Иске Кыргыз урта мәктәбе укучылары да читтә калмады, шушы мөһим ярышта үз көчләрен сынап карарга булдылар.

Алар мәктәбебезнең ихтыяҗын җентекләп өйрәнеп, төрле юнәлештә үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында “Күңелле тәнәфес”,“Оста куллар”, “Тамаша залы”, “Мәктәп музеен үстерү”, “Фойе-мәктәбебезнең йөзе” дигән проектлар каралып үтте. Тәкъдим ителгән эшләрнең барысы да бик кызыклы килеп чыккан иде. Шулай да күпчелек тавыш белән 9 сыйныф укучылары Карина Батырханова, Алина Рәхимова, Лиана Кашапова әзерләгән “Оста куллар” проекты җиңеп чыкты. Кызларыбыз заманча җиһазлар белән хезмәт кабинеты җиһазландыруны уйлаганнар. Хәзерге вакытта, гаилә кыйммәтләре югалып барган чорда, балаларны йорт эшләренә кызыксындыру уятып тәрбияли алабыз икән, киләчәктә моның өчен алар безгә тик рәхмәтле генә булырлар.

Зур өмет баглаган проектыбыз конкурс таләбенә җавап биреп, тормышка ашыр, дип ышанабыз.

Зәлифә РАМАЗАНОВА, Иске Кыргыз урта мәктәбе укытучысы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас