Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 февраль 2024, 08:00

Сайлау - 2024

“Обходчиклар” йөри башлады

Сайлау - 2024Сайлау - 2024
Сайлау - 2024

 17 февральдә тоташ илдә, шул исәптән Башкортстанда, “ИнформУИК” проекты эшли башлады. Проектның инициаторы – Русия Үзәк сайлау комиссиясе.

Участок сайлау комиссияләре әгъзалары, ягъни обходчиклар, Русия Федерациясе Президенты сайлаулары турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен 17 февральдән 7 мартка кадәр республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында йорт һәм фатирлар буйлап йөриячәк.

Сайлау алды “җанисәбенең” бурычы – теркәлгән сайлаучылар исемлеген барлау, тавыш бирү алымнары турында сөйләү, өйдә тавыш бирүгә гаризалар кабул итү, сорауларга җавап бирү.

Чын “обходчикларны” ничек танырга? Аларны җиңел танып була: һәрберсе зәңгәр язулы ак төстәге япма-манишка киячәк.

Аларда үзләре белән:

- зәңгәр тукыма сумка-шопер,

- күкрәк билгесе,

- участок сайлау комиссиясе әгъзасының исем-шәрифләре язылган, зәңгәр мөһер сугылган һәм участок сайлау комиссиясе рәисе кул куйган таныклык,

- “ИнформУИК” кушымтасы белән телефон,

- теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат язылган листовка һәм мәгълүмати лифлет булачак.

- “ИнформУИК” катнашучылары махсус мобиль кушымта кулланачак, анда анкета мәгълүматлары оператив рәвештә теркәләчәк. Барысы да халык исәбен алгандагы кебек. Комиссия әгъзалары анкета нигезендә сораулар бирәчәк. Барлык процесс берничә минут вакытны алачак, – ди Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов. – “Обходчиклар”га эш вакытында агитация алып бару тыела, алар мәгълүмат кына җиткерергә тиеш. Хөрмәтле республика халкы, сездән “обходчиклар”га ярдәм итүегезне сорыйбыз. Хезмәттәшлеккә өмет итәбез.

 

Сайлау - 2024
Сайлау - 2024
Сайлау - 2024
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас