Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
18 февраль 2024, 06:40

Яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр

Күптән түгел үткән отчет җыелышында чыгыш ясап, «Җир-кадастр бюросы» МУП директоры Илгиз ХӘМИТОВ, 2023 елда башкарылган эшләргә, ирешелгән уңышларга, киләчәккә куелган планнарга, бурычларга тукталды.

Аның сүзләренә караганда, 310 җир участогына һәм техник планнарга ызан сызу башкарылган. 210 артык җир участогына ызан сызу һәм карар проектлары, шулай ук линияле объектлар, су, электр үткәргечләр линияләр буенча карар проектлары эшләнгән.

Әйткәндәй, шәхси торак төзү (30 участок - 5 га), сәүдә нокталары төзү һәм эксплуатацияләү өчен (3 участок -0,2 га) гражданнарга җир участоклары бирү буенча, автосервиска, җитештерү базаларына 4 участокка документлар әзерләнеп тапшырылган. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьянфермер хуҗалыкларының чәчү мәйданнары һәм терлекчелек өчен авыл хуҗалыгына караган җирләрне кадастр учетына кую дәвам итә. Әлеге эш ел саен, чәчү әйләнешенә карап, яңартылып тора. Электр көтүчесе корылмасын урнаштыру өчен шәхси хужалыклар, мал тотучылар көтүлекләр җирләрен кадастр учетына куюын дәвам итә. Узган елда гражданнарның кирәк булмаган пай өлешләрен авыл советларына бүлү, учетка кую, аларны хуҗалыкларга арендага бирү өчен документлар әзерләү буенча күләмле эш башкардык. Бүгенге көндә бу җәһәттән авыл советлары авыл биләмәләрендә эшләр дәвам итә.

Шулай ук агымдагы елда да “М-7” яңа трассасында юл төзүчеләргә бар төр ярдәм һәм хезмәт күрсәтелә. “М- 7” “Волга” иске трассада ремонт эшләре тәмамланды. Аларны “Дортехстрой” җәмгыяте белән тыгыз бәйләнештә башкардык. Бу җәһәттән коллективка рәхмәт сүзләрен юллыйбыз.

Предприятие тарафыннан авыл советы авыл биләмәләренең су үткәргеч системаларын, электр челтәрләрен, авылдагы урам юлларын кадастр учетына кую эше дәвам итә. Шулай ук шәхси хуҗалыклардагы йортларның яңасын һәм искесен тиз арада учетка бастыра, консультацияләр бирә.

Шуны да билгеләргә кирәк, предприятие коллективы материаль һәм финанс яктан кытлык кичерми – 2023 елны тотрыклы, яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. Салым һәм бюджеттан тыш фондларга бурычлары юк.

Коллектив - тотрыклы, биредә үз вазифа бурычларын намус белән башкаручылар тупланган. Мөһим сайлау кампанияләре чорында, шимбә өмәләрендә предприятие актив катнаша.

Әйткәндәй, директор урынбасары Вәзыйх Янгиров, баш белгеч Марат Бәхтизин, баш бухгалтер Рәмзилә Хәбетдинова, техник хезмәткәр Светлана Шакирова адресына тик мактау сүзләре әйтелде, аларга муниципаль район хакимиятенең Почет грамоталары, Рәхмәтләре тапшырылды.

Җыелышта муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Тимур Рамазанов катнашып, «Җир-кадастр бюросы» МУП ның эшчәнлеген уңай бәяләде, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас