+22 °С
Яңгыр
Йонны авылында шәхси эшкуар Рүзил Мәгданов призына "Йонны Сандугачы-2024" татар жыр-моң бәйгесе үтте.
Чарада район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Ибрахим хәзрәт, әлеге авылдан Әфганстанда булган хәрбиләр катнашты.
Күркәм кичәдә катнашучылар үзләренең моңлы һәм дәртле җырлары белән халыкны шатландырды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри иң-иңләрне белгеләде һәм "Йонны Сандугачы-2024" исеменә Наил Рәхмәтуллин лаек булды, икенче урынга Шамил Шафыйков яулады, өченче урыннарны Алмаз Шәрипов һәм Данил Шәехмурзин бүлеште.