Нефтекама шәһәренең коррекцион мәктәп-интернатында «Минем гаиләм туган телдә сөйләшә» зона конкурс-фестивале узды. Бу чара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен БР Төньяк зонасының коррекцион мәктәпләре һәм мәктәп-интернатлары арасында оештылыды. Фестивальдә Нефтекама, Бөре, Калтасы, Илеш һәм Яңауыл коррекцион мәктәпләреннән 5 гаилә катнашты.
Илеш районы коррекцион мәктәп-интернатыннан Гүзәл Фәис кызы Ялалова җитәкчелегендә 3 Б сыйныф укучысы Илнара Сәләхова һәм аның әти - әнисе катнашты.
Һәр гаиләнең үз үзенчәлеге һәм үз таланты бар. Сәләховлар гаиләсенең визит карточкасы гаилә архивыннан фотосурәтләр күркәм презентация белән үрелеп барды. Музыкаль номер татар телендә җыр булды.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча гаилә "Счастье - это просто" номинациясендә җиңүче дип танылды һәм аларга диплом, бүләкләр тапшырылды.