Районның мәгариф учреждениеләрендә үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча эш актив бара. Балалар өчен Батырлык дәресләре, сыйныф сәгатьләре, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар үткәрелә.
"Хәрби туганлык" ветераннарының Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Илеш бүлекчәсе активистлары Югары Яркәйнең 4нче мәктәбендә булдылар. Батырлык дәресендә укучылар белән бергә кунаклар шул фаҗигале көннәрне искә төшерделәр. Балаларга Русия Кораллы Көчләренең хәрби традицияләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыклары, локаль сугышларда катнашучылар турында сөйләделәр.