Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 февраль 2024, 06:50

Районда үзйөрешле машиналарны техник карау башланды

Расланган график нигезендә безнең районның сәнәгать предприятиеләрендә 2024 елның 20 февраленнән тракторларны, юл-төзелеш машиналарын, юлдан тыш техниканы техник карау башланды.

Районда үзйөрешле машиналарны техник карау башландыРайонда үзйөрешле машиналарны техник карау башланды
Районда үзйөрешле машиналарны техник карау башланды

Беренчеләрдән булып техник тикшерүгә үз техникасын «Агроил» МУП хезмәткәрләре тәкъдим итте. Техник карау өчен 18 берәмлек күзәтчелек техникасы куелган, шуларның 14е техник карау узган.

Техник тикшерү узу өчен машина хуҗасы машинаның теркәү турындагы таныклыгын, гариза бирүченең машина белән идарә итү хокукын раслаучы документны, милек хокукын раслаучы документны тапшырырга тиеш. Техник тикшерү үткәрүгә техника аптечка, огнетушитель, кире чигенүгә каршы җайланмалар, авария тукталышы билгесе белән комплектланырга тиеш.

Машиналарның тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен тикшергәннән соң һәм аны идентификацияләгәннән соң техник торышын тикшерү үткәрелә.

Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас