

Киләчәктә укырга керүчеләр өчен студентлар һәм мастерлар тарафыннан «Авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры», «Гомуми төзелеш эшләре мастеры», «Пешекче, кондитер», «Ветеринария», «Эретеп ябыштыручы» белгечлекләре буенча мастер-класслар оештырылды.
Мәктәп укучылары алдында директор Раил Гомәров һәм укыту-производство эшчәнлеге буенча директор урынбасары Алсун Әнвәр улы чыгыш ясады һәм чыгарылыш укучыларына һөнәрләр дөньясында дөрес сайлау ясарга теләкләрен белдерде.
Булачак студентлар безнең уку йорты атмосферасына чумып кына калмады, ә аларны кызыксындырган сорауларны колледж администрациясенә һәм укытучылар составына, шулай ук студентларның үзләренә дә, белем бирү программалары, кабул итү һәм уку шартлары турында белергә мөмкинлек алды.
Яшүсмерләр, укытучылар колледжда укытыла торган һөнәрләр белән танышты, теләгән һәркем җитештерү процессында үзлегеннән катнашырга, укучылар шөгыльләнгән җиһазларны карады.
Кабинетларга, залларга, остаханәләргә экскурсияләр, кызыклы кешеләр, укытучылар белән очрашулар - болар барысы да колледжга килүчеләрне битараф калдырмады.
Айсылу НИЗАМЕТДИНОВА, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе.