Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 февраль 2024, 10:40

Хезмәтеннән тәм таба

М.Гәрәев ис. кооперативта озак еллар намуслы эшләүче һөнәр кешеләре, гаилә династияләре күп булуы очраклы түгел, чөнки биредә хезмәт ияләре өчен барлык уңайлыклар да бар.

Хезмәтеннән тәм табаХезмәтеннән тәм таба
Хезмәтеннән тәм таба

Хуҗалык ирешелгән уңышларында коллективның нигезе булган тәҗрибәле хезмәткәрләрнең өлеше зур. Рөстәм Ямаев - шундыйларның берсе. Ул биредә 28 ел тырыш хезмәтен сала.

Армия бурычын намуслы үтәп кайткач, Р.Ямаев М.Гәрәев ис. кооперативта терлекче булып эшли башлый. Хезмәттәшләренә ярдәмчеллеге белән күпләргә өлге булып тора, үзенә кушылган һәр эшне җаваплылык, төгәллек белән башкара ул. Арытаба аның тырышлыгын, кешеләр белән уртак тел табуын күреп җитәкчелек ферма мөдире итеп тәгаенли.

Хезмәт алдынгысының тырыш хезмәте агымдагы елда БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән билгеләнде. Тормыш иптәше Ләйсән дә озак еллар әлеге хуҗалыкта сыер савучы булып эшли, һәрвакыт алдынгылар сафында. Алар дүрт балага гомер биреп, тәрбияли.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас