Денис һөнәрен яратып башкара. Әлбәттә, янгын сүндерүче булыр өчен физик яктан көчле, җитез булырга кирәк. Бу җәһәттән ул әзерлекле. Хәрби хезмәтен дә һава-десант гаскәрләрендә махсус билгеләнеш бригадасында үтә. Янгыннарда тәвәккәл һәм грамоталы эшли. Әйтергә кирәк, янгын сүндерүчеләр күпчелек вакыты хезмәттә үтә. Экстремаль ситуацияләрдә тиз һәм дөрес карарлар кабул итә. Хезмәттәшләре арасында - абруйлы. Төп хезмәтеннән тыш, частьтә компьютер техникасын ремонтлый.
Янгын сүндерүчеләрнең ничек эшләве, йорттагы янгынның тиз арада сүндерелүенә генә түгел, шулай ук еш кына кешеләр гомерен саклап калуга да бәйле. Көн тәртибенә ярашлы, эш сәгате каравыл алмашыну, моның белән беррәттән техникаларның, янгын-техник кирәкяракларының торышы, биналар һәм частькә якын территорияләрне тикшерү һ.б. башлана. Һәм боларның барысы да эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә шулай дәвам итә. Тематик, үзәзерлек дәресләре дә була. Гомумән, каравыл начальнигының бурычлары бихисап һәм Д.Мәгъданов барысын да уңышлы хәл итә.
Уңган-булган егет тормыш иптәше Ирина белән өч балага гомер биреп, үзләре үрнәгендә тәрбиялиләр.