Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 февраль 2024, 10:30

Үрнәкле һөнәр иясе

Закирҗан ШАФЫЙКОВ – үзенең эшсөючәнлеге, тырышлыгы белән абруй яулаган «Башкиравтодор» җәмгыяте филиалы – район юл-ремонт төзелеш идарәсе водителе.

Үрнәкле һөнәр иясеҮрнәкле һөнәр иясе
Үрнәкле һөнәр иясе

Һәрвакыт хәрәкәттә, җиң сызганып, ихлас күңел биреп эшли, техниканың бар серен, җаен белә. Дүрт дистә елга якын үз һөнәренә тугры кала. Үзе хезмәтләндергән “КамАЗ” автомашинасын һәрчак караулы һәм төзек йөртә.

Үз һөнәрен яхшы белүе, эшкә җаваплы карашы аркасында Шафыйков хезмәттәшләре арасында да лаеклы абруй һәм хөрмәт казана.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, тармак үсешенә зур өлеш кертүе, югары һөнәри осталыгы өчен Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча БР Дәүләт комитетының - Рәхмәт хаты, «Башкиравтодор» җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, «БР Транспорт төзүчеләре берлеге» республика тармак берләшмәсенең мактаулы хезмәткәре булган.

Коллективта уңган хезмәткәр булса, авылдашлары арасында үрнәкле гаилә башлыгы ул. Тормыш иптәше Фәридә Рахимҗан кызы белән тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Ике уллары Дамир, Динар – зур куанычлары, таянычлары.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас