Югары Яркәйдәге 6 нчы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган фәһемле чара утте. Бу чара балаларга патриотик тәрбия бирүне дәвам итеп, өч буын вәкилләре: картәтиләр, әтиләр, балалар катнашлыгында оештырылды.
Матур итеп бизәлгән зал, "Әти белән фото" дигән фотокүргәзмә, картәти һәм әтиләрнең солдат фотоларыннан торган "Бабай да солдат булган.... " дигән стенгазета, музыка җитәкчесе Эльвира Фәткелбаянова өйрәткән җыр – биюләр - барсыда кунакларның күңеленә хуш килде. Балалар Туган илгә, картәтиләргә, әтиләргә багышланган шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделэр. Чара темасына багышланган төрле уеннар уйнадылар - "Кемнең әтисе көчлерәк", " Без танкистлар", "Кавалеристлар" һәм башка уеннар. Нәни артистлар “Моряклар”, “Катюша” биюләрен шатланып башкардылар. Өч буын вәкилләрен берләштергән бу бәйрәм күңелләрдә озак сакланыр.
Фәнзия Арсланова.