Илебездә әлеге ярыш 1982 елдан башлап, ел саен 40 елдан артык уздырыла, безнең районда да әлеге спорт төре иң популяр булып, аның буенча ярыш үткәрү традициягә әйләнде.
Барлык катнашучыларны район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Иршат Фәсхиев һәм Әфган сугышы ветераны Рүзил Мәгъданов сәламләде, чаңгычыларга уңышлар теләде.
Массакүләм чара тәҗрибәле спортчыларны һәм һәвәскәрләрне, яшь һәм ветераннарны берләштерде. Чарада катнашучыларның һәм тамашачыларның гомум саны 200гә якын булды. Катнашучылар 8 яшь категориясе буенча бүленеп, 2 һәм 4 км дистанция араны үтте.
Җиңүчеләр медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде, катнашучылар уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф белән таралышты.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотосы.