Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
22 февраль 2024, 10:55

Ышанычлы хезмәткәр

Район мәгариф идарәсендә хуҗалык эшләрен алып баручы Тимербулат Әхнәф улы МИҢНЕКАЕВ турында һәрвакыт яхшы хәбәрләр, җылы сүзләр генә ишетергә туры килә.

Ышанычлы хезмәткәрЫшанычлы хезмәткәр
Ышанычлы хезмәткәр

Кыпчак авылында туып-үсеп, Аккүз мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң беренче хезмәт юлын урман хуҗалыгы өлкәсендә башлап җибәрә ул. Егет кеше үзенең ил каршында булган хәрби бурычын үтәргә тиеш, Тимербулат та, үз чиратында, армия сафларына чакырыла. Егет Әфганстан далаларында ике ел хезмәт итеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайта.

1985 елда ул хезмәт юлын милиция өлкәсендә дәвам итә. Белемгә омтылган Тимербулат эчке эшләр министрлыгының югары мәктәбен уңышлы тәмамлауга өлгәшә һәм бу өлкәдә төрле вазифаларда эшли. Аның хезмәте тиешле баһалана, «Милиция отличнигы», «Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгесе, СССРның Югары Советы Президиумы Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Тимербулат Әхнәф улы мәгариф идарәсендә хуҗалык бүлеге җитәкчесе булып эшли. Башкарган эше күпкырлы булуга карамастан, һәркемгә җылы сүзен таба, ярдәм итә, мәсьәләләрне вакытында хәл итүгә ирешә.

Гаиләсендә ныклы терәк, сөекле ир, яраткан әти дә ул, тормыш иптәше Рәфидә Рис кызы белән күркәм дөнья корып, матур кыз һәм ул үстерделәр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас