Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2024, 05:50

Гадел хезмәттәш

Айрат ӘХМӘДУЛЛИН хакында бары тик җылы сүзләр генә ишетергә туры килә.

Гадел хезмәттәшГадел хезмәттәш
Гадел хезмәттәш

“Оста оештыручы, яхшы иптәш, гадел, эчкерсез хезмәттәш”. Район үзәк дәваханәсендә материаль-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы булып эшләгән Айрат
Җәүдәт улы Әхмадуллин хакында бары тик шундый җылы сүзләр генә ишетергә туры килә.

Үрмәт авылында туып-үскән егет мәктәпне тәмамлагач,Уфа автотранспорт техникумында белем ала. Арытаба Самара өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын
үти. Уфа шәһәрендә төзелеш бригадасында, озак еллар Себер якларында эшләгәннән соң, хезмәт юлын район үзәк дәваханәсендә хуҗалык мөдире буларак дәвам итә. Айрат Җәүдәт улының оештыру сәләтен күреп, җитәкчелек үтә дә җаваплы вазифага билгели һәм ялгышмый. Бүгенге көндә дәваханәдә капиталь ремонт үткәрү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерү, яңаларын төзү, хуҗалык, электр товарлары белән тәэмин итү кебек җаваплы эш аның көчле иңнәренә йөкләтелгән.
Айрат тормыш иптәше Зөлфия Марат кызы белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас