Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе шактый зур гына территория. Кайсы юнәлешне генә алсаң да, биредә матур күрсәткечләргә ирешәләр, районда үткәрелгән конкурсбәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, һәр эштә актив катнашалар. Шушы биләмәне инде шактый еллар җитәкләүче Илдар Муллаголовның биредә абруе зур: чөнки беркайчан да әйткән сүзен җилгә очырмый, туры, әмма ипле сүзле, барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карый, өлкәннәр турында даими кайгыртучанлык күрсәтә, һәр эшне җаен белеп башкара.
Илдар Әлфаф улы Тыпый авылында туып-үсә. Мәктәптән соң, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Арытаба ул армия сафларына чакырыла.
Ватан алдындагы изге бурычын Әфган җирләрендә үти. Белемен камилләштерү максатында Бөре дәүләт педагогия институтында белем ала. Хезмәт юлын Тыпый
төп мәктәбендә укытучы булып башлый. Арытаба аңа төрле вазифалар башкарырга туры килә. 2015 елдан Үрмәт авыл советы авыл биләмәсе башлыгы итеп сайлана һәм бүгенгәчә аны лаеклы алып бара.
Һәрвакыт халык белән яхшы мөгамәләдә булып, аның яшәешен кайгырта. Авыл биләмәсе башлыгы проблемаларны олысына һәм кечесенә бүлми. Аларның
һәрберсен, аерым шәхеснекеме ул, глобаль проблемамы - алдан күреп, вакытында хәл итәргә тырыша.