Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2024, 05:40

Хезмәтендә - җаваплы

Эш башлаган тәүге көненнән алып әлеге вакытка кадәр яраткан һөнәрен намус белән башкарган Галимҗан ЯЛАЛОВ тик рәхмәт сүзләренә һәм мактауга лаек.

Хезмәтендә  - җаваплыХезмәтендә  - җаваплы
Хезмәтендә - җаваплы

Ул “Водолей” җәмгыятендә 1987 елдан алып эшли һәм “ЮМЗ-6” базасында тракторчы-экскаваторчы кебек үтә дә җаваплы хезмәт башкара.

Экскаватор эше үтә дә төгәллек, осталык таләп итә. Техника белән идарә итүченең һәр хәрәкәте билгеләнгән планга һәм эш таләпләренә буйсынып, ышаныч һәм
осталык белән башкарыла. Җир асты җылылык белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен, инженерлык коммуникацияләрен ремонтлауда җир эшләрен
алып бару ысулларын яхшы белә ул. Кыш көне предприятиегә караган объектларда кар чистарта. “Минем бурычларыма җир белән бәйле булган һәрнәрсә керә», — ди ул эш даирәләрен санап. Техника яхшы эшләсен өчен, аны яхшылап карау кирәк. Экскаватор машинисты һөнәрендә эшләргә туры килгән техниканы яхшы белүне һәм җир эшләрен аңлауны төп дип саный уңган хезмәткәр. Шулай ук коллективта тәҗрибәсе белән уртаклашып, яшьләргә үрнәк булып тора.

Г.Ялалов - яугир-интернационалист. Әфган сугышында күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби батырлык өчен” медале, “Совет армиясе отличнигы” билгесе һ.б.
белән бүләкләнгән. Гаиләсендә бәхетле ул. Тормыш иптәше Әминә белән ике ул бер кызга гомер биреп, шатлыкларын тоеп яшиләр.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас