Вилнур Зөлкәфир улы район мәдәният сараенда мәдәни оештыручы вазифасын башкара. Талантлы вокалист буларак, ул аерым номерлар белән генә чыгыш ясап
калмый, Мирас халык фольклор музыкасы ансамбле, “Мондаш” вокаль ансамбле кебек коллективларда да катнаша. Райондашлар аны «Чагыл»халык театрының иң оста артисты буларак та беләләр.
Марий Эл республикасында туыпүскән егет Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында татар эстрадасы кафедрасында укыган вакытта, театр бүлегендә, Галиябану спектаклендә рольләргә кастинг игълан ителә. Язмыш ихтыяры белән Исмәгыйльнең тискәре роле Вилнурга эләксә, төп роль Илеш кызы Айгөлгә бирелә. «Спектакльдә Исмәгыйль Галиябануны еш рәнҗетә, шуңа күрә репетициядән соң Вилнур яныма килеп, мине кызгана иде», - дип искә ала тормыш иптәше. Яшьләрнең мәхәббәт тарихы шулай башлана.
Бүгенге көндә Айгөл һәм Вилнур Хәсәновлар икесе дә район мәдәният сараенда эшли, райондашларны үзләренең искиткеч дуэтлары белән сөендерәләр, спектакльләрдә рольләрне зур осталык белән башкаралар. Хезмәттәшләре генә түгел, барлык илешлеләр өчен дә үрнәк гаилә булып торалар. Матур пар өч бала
тәрбияли.