Бирегә 1984 елда эшкә урнашып, коллективта тиз арада абруй яулый.
Х.Гыйбәдуллинның үз эшен белеп оештыруы аркасында коллектив соңгы елларда төзелеш-монтаж эшләре күләмен арттыру буенча көчле адым ясый. Барлык объектлар да беренче күрсәтүдән үк тапшырыла. Заказчылар төзелеш сыйфатын һәрвакыт уңай бәяли.
Җаваплы хезмәткәр йөкләнгән эшкә җитди карый, тырышлыгы белән аерылып тора. Гамәлдәге норматив актлар, нигезләмәләр, предприятие инструкцияләре таләпләренә туры китереп, кушылган һәр йөкләмәне төгәл үти. Эш башланганчы, коралларның, саклау чараларының, эш җиһазларының төзеклеген тикшерә. Производствода гамәлдә булган хезмәтне саклау белән идарә итү системасы таләпләрен; матди ресурсларны экономияләү режимын һәм рациональ куллануны; башкарыла торган эшләргә энергия, чимал һәм материаллар куллану нормаларын үти. Х.Гыйбәдуллин яңа техника һәм алдынгы практика казанышларын кертү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Башкалар өчен үрнәк һәм тәҗрибәле остаз булып тора.
Тормыш иптәше Зөлфә белән бергә 40 елга якын тату гомер кичерәләр. Бүгенге көндә балалары, оныклары шатлыккуанычларын тоеп, аларның кадерхөрмәтендә яши, дөнья көтә.