Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 февраль 2024, 05:15

Тынгысыз хезмәттә

 Флорит ГАЗЕТДИНОВ “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли.

Тынгысыз хезмәттәТынгысыз хезмәттә
Тынгысыз хезмәттә

Кеше нинди генә һөнәр иясе булмасын, уңышларга бары үзенең тырышлыгы, тынгысызлыгы, хезмәткә бирелгәнлеге нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Шушы
сыйфатларга ия булган Флорит Газетдинов “Игенче” крестьян-фермер ху-җалыгында механизатор булып эшли.

Тәҗәй авылында туып - үсеп, Кужбахты урта мәктәбендә укый һәм белемен 86 нчы һөнәри лицейда дәвам итә. Аны тәмамлаганнан соң, армия сафларына юллана.
Флорит Фәрит улы ир-егетлек бурычын Казахстанда үти. Туган якларына аяк баскач, колхозда хезмәт юлын тракторчы булып башлый.

Язгы-көзге мөһим кыр эшләре кампаниясендә “корыч ат”ны иярләргә дә, “кыр корабы”н буйсындырырга да өлгерә. Әйткәндәй, “К-700” тракторында чәчүдә катнашса, “Палессе GS-10” комбайны белән басу киңлекләрен иңләп, агымдагы елда барлыгы 15731 ц ашлык суктыруга ирешкән. Өстәвенә, биш көнлек эш нәтиҗәләре буенча районда “Иң яхшы комбайнчы” номинациясенә лаек булды. Шулай ук намуслы хезмәте өчен муниципаль район хакимиятенең Дипломы һәм акчалата премиясе белән бүләкләнде.
Хуҗалык уңганы авылдашлары арасында абруйлы, һәрвакыт мактау сүзләренә лаеклы. Гаиләсе белән дә бәхетле ул – тормыш иптәше белән матур итеп дөнья көтә.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас