Катнашучылар төрле эстафеталарда сынашты һәм барлык биремнәрне уңышлы үтәде. Алар көч, җитезлек һәм команда рухы күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучыларга ярдәмгә аларның сыйныфташлары, дуслары, укытучылары һәм әти-әниләре килде.
Конкурсантларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына керде:
- Хезмәт ветераны, БРның атказанган укытучысы, РФ гомум белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Данил Шаһабетдинов.
- Илеш районының "Беренчеләр хәрәкәте" муниципаль координаторы Альбина Якупова.
- “Хәрби туганлык” Бөтенрусия ветераннар иҗтимагый оешмасының Илеш бүлеге җитәкчесе, Әфган сугышы ветераны, отставкадагы полиция подполковнигы Фларис Нурлыгаянов.
- Югары Яркәйдәге 1 нче гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре оештыручы-укытучысы Фәнзил Яһудин.
Жюри карары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – “Без бергә” – Югары Яркәйдәге 4 нче мәктәп командасы.
2 урын – “Патриоты” - Югары Яркәйдәге 1 нче гимназия командасы.
3 урын - “Гром” – Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге мәктәп һәм “Соколы” – Түбән Яркәйдәге лицей командалары.
Чара шатлык һәм горурлык белән тулы дуслык атмосферасында узды.