Кооператив рәисе Мансур Әхмәтов докладында хуҗалыкның икътисадифинанс хәленә җентекле анализ ясалды, кимчелекләр билгеләнде, планнар кабул ителде. Җыелыш бар тырышлыкларын шушы кооперативка багышлаган хезмәткәрләрне лаеклы ялга озатудан башланды.
Хуҗалык рәисе сүзләренә караганда, отчет елында бик күп эшләр гамәлгә ашырылган. 2023 елда барлыгы 31403 центнер ашлык жыеп алынып, уртача бер гектардан 13,3 центнер тәшкил иткән. Ел давамында 23512 центнер ашлык сатылган, барлыгы 20 миллион 774 мең сум керем алынган.
Басучылык өлкәсендә ару-талуны белмичә көчен салган хезмәткәрләр түбәндәгечә: Нәҗип Сәлихов, Хәмзә Бакиров, Вилдан Ягъфәров, Радик Абдуллин, Фирдәвис Мөхәммәтов, Азат Сабиров, Мулланур Галин, Гаяз Таймасов, лаеклы ялда булсалар да эшләүче механизаторлар: Иршат Нигъмәтуллин, Рәсүл Фәрхетдинов, Риф Фәрхетдинов, Фидүс Набиев, Фәнзил Янгиров, Фликс Нәбиев. Урып –җыюда Тәлгать Маликов, Шамил Маликов, Хисаметдин Сәхәветдинов, Рәсим Гәрәев тырышлык күрсәткән. Ашлык егуда Рәсүл Фәрхетдинов, Марсель Мослыхов, Рәфил Шәмсиев, Гаяз Таймасов, Денис Гәрәев, мал азыгы хәзерләүдә Фирдәвис Мөхәммәтов, Иршат Нигъмәтуллин уңганлыкларын раслаган.
Терлекчелек тармагына килгәндә, кооператив буенча 500 баш савым сыеры исәпләнә, узган елда 22781 центнер сөт савып алынган. 542 баш үрчем тәшкил итеп, 100 баш сыер малына 90 бозау туры килгән.
Барлыгы 17086 центнер сөт сатылып, кооператив хисабына 38 млн. 322 мең сум акча кергән. Фермаларга килгәндә, язын алар ремонтланган, Кадер һәм Сеңрән фермаларында тирес түгү агрегатлары урнаштырылган, юллары ремонтланган. Сеңрәндә су насосы алыштырылган.
Машина белән сыер саву операторлары Эльвира Галиева, Дәнисә Исламова, Флира Солтанова, Зөләлә Хөснуллина, Гөлназ Нурыева , Зәнилә Шәмсиева, Әлфия Рамазанова, Рәзилә Сәфаргалиева мул продукция алуга үз өлешен керткән. Терлекчеләр Артур Хөснуллин, Тәлгать Әхмәдияров, Фәндәвис Мәрдиев, Илшат Кадыров, Нурислам Вәлиев, Фирдәвис Шәмсиев, Илгиз Фәррахов, Рәзил Таминдаров, Фәнәвис Хәмитов, яшь бозау караучылар Нәзлия Нигъмәтуллина, Ринат Гыйздәтов, Нәфисә Вәлиева, көтүчеләр Фәнүр Басыров, Артур Хөснуллин, Сәгыйть Рамазанов, Фәрит Бәдертдинов хезмәте мактауга лаек булган. Хуҗалыкның машина-трактор паркы уңышлы эшләгән. Водительләр Хәлил Янгиров, Риф Фәрхетдинов, Фәнзил Янгиров, Фидүс Нәбиев үзләренә йөкләтелгән эшне намус белән башкарган. Уңышны ындыр табакларына урнаштыруда склад мөдирләре: Рәмзил Шагалиев, Айрат Хуҗин, аларның кул астында эшләгән Фәвәдис Нәбиев, Фидүс Нәбиев, Ләйсән Нәбиева, Фәүзия Кашапова , Әлфия Шакирова, Илгиз Хуҗин, Ләйсән Ялалова тырышлык күрсәткән.
2023 елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында катнашып, терлекче Артур Хөснуллинга йорт салынган.
Җыелышта район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев катнашып, намуслы хезмәтләре өчен механизатор Радик Абдуллинга, машина белән сыер саву операторы Зәнилә Шәмсиевага, төрле эш башкаручы Ләйсән Ялаловага – муниципаль район хакимиятенең, механизатор Марсель Мослыховка, машина белән сыер саву операторы Зөләлә Хөснуллинага, төрле эш башкаручы Ләйсән Нәбиевага район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамоталарын тапшырды.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.