Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 февраль 2024, 05:10

Нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла

“Илеш МТС” җәмгыяте – нигез салынган көненнән башлап, яңа технологияләргә таянып эш итүче һәм авыл хуҗалыгы икътисадында тотрыклылыкны тәэмин итүче хуҗалыкларның берсе. Перспектива белән һәм алга карап яшәүче директор, Башкортстан авыл хуҗалыгыгының атказанган хезмәткәре Рәвис Зарипов җитәкчелегендәге җәмгыять басучылык, терлекчелек тармакларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, ел да муниципаль район хакимиятенең Дипломы белән бүләкләнә.

Нәтиҗәле эшчәнлек алып барылаНәтиҗәле эшчәнлек алып барыла
Нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла

Җәмгыятьнең еллык отчет җыелышы эшлекле төстә үтеп, директор Р.Зариповның докладында икътисади-финанс хәленә җентекле анализ ясалды, нигезле чагыштыру аша үсеш резервлары барланды, кимчелекләр тәнкыйтьләнде, планнар кабул ителде.

Җәмгыятьтә төп игътибар сөт җитештерүгә бирелә. Бу уңайдан Теләкәй сөтчелек фермасында эшчәнлек үз югарылыгында оештырылган. Узган чорда җитәкчелекнең терлекчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартларын җиңеләйтү хакында даими хәстәрлек күрүе, шулай ук коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе буларак, узган чорда 12990 ц сөт җитештерелеп, 11200ц реализацияләнгән. Һәр сыердан савым 5701 кг тәшкил итә. Алынган продукция-югары сортлы, Уфа сөт заводына озатыла.

Җәмгыятьтә малларны ясалма орлыкландыру уңышлы алып барыла. Ел башыннан 214 баш бозау алынып, малларны ясалма орлыкландыру технигы Эрик Каллямиев һ.б. терлекчеләр үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә аларның үлеменә юл куелмаган. Маллардан уртача 734 грамм тәүлеклек артым алынган.

Рәвис Газизҗан улы билгеләвенчә, басучылык өчен узган ел уңай килмәгән. Яңгырның вакытында яумавы, корылык чәчелгән игеннәргә тиешенчә үсергә мөмкинчелек бирмәде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур җаваплылык, осталык белән эшли белүе нәтиҗәсендә, 461 гектар мәйданда үстерелгән бөртекле культуралардан 10270 ц уңыш жыелган.

Җәмгыять – республикада иң зур мәйданда рапс игү белән шөгыльләнүче предприятие буларак, узган елда аның Юбилейный суперэлита сортын 586 гектарда үстергән. Әлеге культураның табышы 6050 ц тәшкил иткән. Шулай ук җәмгыять уңганнары 250 гектарда шикәр чөгендере үстереп, 63159 ц уңыш җыеп алган . Һәр гектардан уртача табыш - 300 ц. Агымдагы елда 500 га чәчергә планлаштырыла.

Р.Зарипов ирешелгән уңышларны, резервларны күрсәтү, киләчәккә бурычларны барлау белән беррәттән, җитешсезлекләрне дә билгеләп үтте һәм бүген аларны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Отчет җыелышында муниципаль район Советы Игорь Никифоров катнашып, үз чыгышында җәмгыять эшенә уңай бәя бирде һәм тырыш хезмәтләре,
район икътисадын ныгытуга керткән өлешләре, алдынгы позициядә барулары өчен мтслыларга рәхмәтен җиткереп, машина белән сыер саву операторы Ләйсән
Әмирҗановага, малларны ясалма орлыкландыру операторы Эрик Каллямиевка - муниципаль район хакимиятенең, водитель Фәнүр Хәйртдиновка, механизатор
Филүс Мусинга район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Жыелышта Исанбай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Выйльданов үзара хезмәттәшлекнең ныклы булуын билгеләп, әлеге территорияләрдәге авылларны төзекләндерүдә һәм башка төрле юнәлештәге ярдәмнәре өчен жәмгыять житәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, актив катнашучы Филүс Мусинны бүләкләде. Хезмәт хакы вакытында, айга 2 тапкыр түләнеп бара. Традиция буенча, елдагыча, акчалата премия тапшырылды. Шулай ук авыл эшчәннәренә бәйрәм пакетлары таратылды.
Җыелыштан соң Актаныш районы Теләкәй авылы үзешчәннәре спектакль тәкъдим итте.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас