Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 февраль 2024, 06:00

Сугыш эзләре калган авыр язмышлар

Этәй урта мәктәп коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда», дип исемләнгән драма әсәрен сәхнәгә чыгарды.

Сугыш эзләре калган авыр язмышларСугыш эзләре калган авыр язмышлар
Сугыш эзләре калган авыр язмышлар

Өлкәннәр үткәннәрне искә төшерергә гадәтләнгән. Алар үз уйларына бирелеп авыр көрсенә, кемдер кызык чорларын хәтерләп елмая. Шаһидә карчык (Резида
Солтанова) ак яулыкларын бәйләп, яшьлек хатирәләрен барлый. Әбинең яшьлек еллары бик авыр вакытларга туры килә.

...Гади гына авыл йорты. Гаиләдә ике яшүсмер кыз, кулы зәгыйф ир һәм хатын. Тыныч кына яшәргә һич тынгылык юк. Өйгә тентү ясап, барлы –юклы җыелган әйберне алып китәләр. Бердәнбер сыерларын алып китүләрен гаилә бик авыр кичерә.

“Ничек яшәсәң дә гомер уза. Сагынган чакларымда артыма әйләнеп карыйм. Аллаһ тәгалә кеше баласын авырлыклар белән сыный шул», -дип Шаһидә әби хәтер
йомгагын сүтә.

Әби, сугыш елларын искә алып, авыр көрсенеп куйды. Авылда пуля явып тормаса да хәлләр шәптән түгел. Хатын-кызлар урман кисергә йөри, яшь кызларны ФЗО
га эшкә җибәрәләр, сугышка алмаган ир-егетләрне хезмәт армиясенә озаталар.

Шаһидәнең апасы Зәкия дә (Альбина Ганиева) ФЗО га китә, анда салкын тидереп, каты авырый, кызганычка каршы, яшь килеш якты дөнья белән хушлаша. Әтисе
Нигъмәтнең дә (Фирус Наҗаров) үле хәбәре килеп төшә. Менә шушы авыр кайгыларны ана йөрәге күтәрә алмый һәм Мәрзия (Зөлфия Шәйдуллина) акылдан яза.

Авылга бер-бер артлы кара кәгазьләр килеп тора, яшь егетләр сугыш яланында ятып кала. Халык бер-берсенә терәк булып, ярдәм кулы суза, кайгы уртаклашып яши. Тик авыл бригадиры Хәмит кенә (Илдар Гарифуллин) ялгыз хатын –кызларны битәрли, ФЗО га җибәрү белән янап, үзенеке итәргә тырыша. Аеруча Шаһидәләр гаиләсенә үчләшә, яшьлектә Мәрзия тарафыннан җавапсыз калган мәхәббәте өчен үч алырга тырыша ул. Үзе усал, кеше хәлен һич аңламас, бер сүз белән генә әйткәндә кешегә көн күрсәтмәс шәхес. Авыл халкы түзә, Аллаһ Тәгалә үз язасын бирер әле, дип көтә. Бу көн килә - кышкы бер көнне Хәмит югала... Яз көне табылган сөякләрнең Хәмитнеке булуы ачыклана.

Сугыш һаман тәмамланмый. Әле бер гаиләгә, әле икенчесенә кайгылы хәбәрләр килеп тора. Хат ташучы Сәлимә (Раушания Тимершәехова) кара кәгазьләрне бирә алмый яфалана, кешеләрнең капка алдыннан ничәмә тапкыр борылып кире китә. Ул авыр кайгыларны һәркем агайэнеләрчә кичерә: кемдер җырлап, елап сагышлана, ә кемдер ышанмый, күңеле белән якын кешесенең әйләнеп
кайтуын көтә.

«Исәннәр бер кайтыр әле»,-дип Шаһидә дә вәгъдәләшкән егетен көтә. Әүхәт кайта. Бу урында залда утырган тамашачылар да җиңел сулап куйгандыр. Чөнки
никадәр авырлыкларны кичереп, ачлыктан исән калып, никадәр якыннарын югалткан Шаһидәнең күзләрендә нур барлыкка килде, күңелендә өмет чаткылары уянгандай тоелды.

Этәй урта мәктәбе коллективы сугыш чорындагы хатын-кызларның авыр язмышын Сабира (Алия Нурмөхәммәтова), Фәния (Елизавета Корчагина), Мәрфуга
(Гөлназ Кәбирова), Сәлимә (Раушания Тимершәехова), Гөлсем (Рита Яримова) образлары аша тамашачыга җиткерделәр. Мәктәпнең театр сәхнәсендә уйнап, бүген
инде авыл мәдәният йорты сәхнәсенә чыккан укучылар: Илдан Гарифуллин, Альбина Кәбирова, Вероника Ковригина, Инна Таһирова, Айгиз Абдуллин - һәрберсе үзрольләрен бик оста ачып бирде.

Сәхнәдә сугыш яланы күренешләре күрсәтелмәсә дә, аның никадәр авыр булуын, һәр гаиләгә югалту алып килүен, ил, халык өчен зур сынау булуын Этәй урта мәктәп укытучылары тамашачы күңеленә җиткерде.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, жюри әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас