Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
24 февраль 2024, 06:30

«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»

Ел башыннан Башкортстан Республикасының ветеринария буенча дәүләт комитеты оештыруында «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» спорт ярышлары старт алды. Ярышлар Русия Федерациясендә Гаилә елына багышланган чаралар кыса- ларында дәүләт комитетының ведомство карамагындагы учреждениеләре командалары арасында үткәрелә. Аларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт хезмәте хезмәткәрләре гаиләләре арасында гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту.

«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»
«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»

Ярышлар ике этапта үткәрелә. Беренче этап республиканың 5 зонасында ведомство карамагындагы учреждениеләр территориясендә - Дуван район ветеринария станциясе территориясендә - Төньяк, Стәрлетамак район-ара станциясенең - көньяк-көнбатыш, Илеш районы станциясенең - төньяк-көнбатыш, Кушнаренко район станциясенең -Үзәк, Баймак районы һәм Сибай шәһәренең - Урал аръягында үтә.

Башкорт аграр-технология колледжы базасында оештырылган чара колледж эшчәнлеге белән танышудан башланды. Килгән кунакларга учреждениенең яңа җиһазлар урнаштырылган ос- таханәләре күрсәтелде. “Ветеринария” кабинетында, лабораториядә преподавательләр Илсөяр Әюпова, Гүзәл Абдуллина, студент-ветеринарлар тренажерларда үз осталыкларын демонстрацияләде - инъекция эшләү, клиник тикшерү, хайванны узи-диагностикалау, бал, җи-ләк-җимеш ветеринария-санитария экспертизасы һ.б. күрсәтте.

Чарада катнашкан дәүләт комитеты вәкилләре, ветеринария станцияләре җитәкчеләре колледж студентлары белән очрашып, әңгәмәләште, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. БР ветеринария буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Раян Шаһимөхәммәтов очрашуда катнашучыларны БР Дәүләт ветеринария хезмәте эш- чәнлеге һәм торышы белән таныштырды, хезмәт хакы күләме, социаль программалар турында сөйләде. Чара рамкаларында спорт ярышларын үткәрүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен “Бөре сөт продуктлары комбинаты” җәмгыятенең башкарма директоры Юрий Жанкевичка Рәхмәт хаты тапшырды. Үз чиратында, Юрий Олегович студентларга кыскача эшчәнлекләре турында бәян итте, эш урыннары, хезмәт хакы турында мәгълүматлар җиткерде. Шулай ук «Илешмолоко» җәмгыяте директоры Азат Гыйлемхановка да чарада рәхмәт сүзләре әйтелде. Спонсорлык ярдәме өчен комитетның Почет грамотасы тапшырылды.

Очрашуда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев, Башкорт аграр-технология колледжының укыту-произ- водство эше буенча директор урынбасары Алсун Шәйхетдинов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе Иршат Фәсхиев чыгыш ясап, биредә катнашучыларны сәламләде.

Чараның төп өлеше - спорт ярышлары булды. Бәләбәй, Бижбүләк, Бүздәк, Борай, Дүртөйле, Ярмәкәй, Илеш, Туймазы, Чак- магыш районнарыннан, Нефтекама, Яңавыл шәһәр- ләреннән 11 команда катнашты.

Башта һәр гаилә үз командасын тәкъдим итте. “Җитез гаилә”, “Бәрәңге утырту”, “Бер бауда”, “Шарны шартлат”, “Кегельбан”, “Бозда кем җитез” кебек конкурсларда тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярышты. Барысы да финишка беренче булып килү өчен бар көчләрен туплады. Һәркем биредә күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр алды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең район беренчелеккә чыкты. Әйтергә кирәк, “Илеш ветеринария станциясе» дәүләт бюджет уч- реждениесен Әһлетдиновлар гаиләсе тәкъдим итте. Гаилә башлыгы Наил Башкорт аграр-технология колледжында мастер булып эшли. Тормыш иптәше Флорида “Илеш ветеринария станциясе» ДБУда - сатып алулар буенча белгеч. Кызлары Азалия Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәптә 6 А сыйныфта белем ала. Икенче-өченче урыннарны Бижбүләк һәм Яңавыл районнарыннан Макеевлар һәм Хәлиуллиннар гаиләләре бүлеште.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, спонсорлардан күчтәнәчләр алды.

Ярышларның икенче этабы беренче этапта 1 һәм 2 урыннарны алган командалар арасында Уфада үткәреләчәк.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»
«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»
«Әти, әни, мин - спорт гаиләсе»
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас