Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 февраль 2024, 06:15

Әфганчылар хөрмәтләнде

Агымдагы елның 15 февралендә Әфганстан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 35 ел тулды. Бу җәһәттән районның яугир ветераннары Югары Яркәйдә урнашкан яугир-интернационалистларга багышланган һәйкәлгә, «Кайгыручы ана» стелласына чәчкәләр салды. Алар истәлеккә фотога да төште.

Әфганчылар хөрмәтләндеӘфганчылар хөрмәтләнде
Әфганчылар хөрмәтләнде

Чара район мәдәният сараенда дәвам итеп, тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр (вакытлыча ялга кайткан) һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр очрашуга җыелды.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин катнашып, түбәндәгеләрне әйтте:

-Һәр ел саен 15 февраль көнне күңел яраларын яңартып, интернационалист бурычын үтәгәндә Әфган җирендә ятып калган егетләребезне искә алабыз. Әфганстан һәм башка локаль сугыш ветераннары, илебездәге тынычлыкның, республикабыздагы милләтләр дуслыгын, татулыгын саклауның нинди мөһим икәнлеген сездән дә яхшырак аңлаучы юктыр. Хәрби сынаулар узганда дуслыгыгызны ныгыттыгыз, тыныч тормышта да бер-берегезнең хәлен белеп, таяныч булып яшисез, яшь буынга хәрби патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез. Бу киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Һәркайсыгызга сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Район мәдәният сараеның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән патриотик рухтагы концерт программасы тәкъдим ителде.

Киләчәктә дә әфганчылар һәм башка яугирларны онытмасыннар, горурланып искә алсыннар иде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

 

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас