Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 февраль 2024, 06:45

«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке

Һәрберебезнең аеруча кадерле урыннары бар, анда без дөньяга килдек, тәүге тапкыр беренче адымнар ясадык. Балачагыбыз үткән урамнар, дуслар белән бергә уйнаган ишегалллары, балалар бакчасы, мәктәп – болар барысы да җылы һәм якты хатирәләр саклый. Еллар узгач та менә шул күңелгә газиз һәм якын туган нигезне күрү, аңа ярдәм итү теләге белән янып яши читтә гомер кичергән якташлар. Ә “Атайсал” проекты билгеле шәхесләрнең, меценатларның, эшкуарларның туып-үскән төбәгенә ярдәм итүен күз уңында тотып, аларга күп изге эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.

«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке
«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке

Шул рәвешле авыллар төзекләндерелә, туган җиребез ямьләнә. Дөмәй авылында туып-үскән Рабис Сәлихов та еш кына туган авылына кайта, бәйрәмнәрдә катнаша. Иң мөһиме, ул туган туфрагы, газиз ягы белән бәйләнешне өзми, кече ватаны белән элемтәсен югалтмый. Аның ярдәме белән авылда төзелеш, төзекләндерүгә кагылышлы чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла. Ул туган җире язмышына битараф түгел, теләге, мөмкинлеге булгач ярдәм итә, авыл үсешенә үз өлешен кертә. Аның инициативасы белән яңа төзелгән мәчет тә авылдашларына зур бүләк булды.

Узган җомга көнендә Дөмәй авылында көтеп алынган вакыйга – “Әл-Малик” мәчетен ачу бәйрәме үтте. Тышта чатлама салкын һава булуына карамастан, халык күпләп җыелган иде.

Мәчетне ачу тантанасында республика башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча совет рәисе Азат Фәттахов, мунициаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм Абушахмин, авыл мулласы Вәзыйх хәзрәт Кәлимуллин, “Маяк” кооперативы рәисе Җәмигънур Мөхтәров катнашты. Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Атказанган төзүчесе, Ватан алдындагы казанышлары өчен орден кавалеры, “Жилсервис- строй” җәмгыятенең генераль директоры Рабис Сәлих улына республика башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты, Үзәк диния нәзарәтенең Аль-игтисам (“Бердәмлек”) медале тапшырылды. Ул әлеге бүләкләргә «Атайсал» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашканы, төбәкнең рухи кыйммәтләрен саклауга һәм Дөмәй авылын төзекләндерүгә зур һәм шәхси өлеш керткәне өчен лаек булды.

Авылдашларын шатландыра алуына, үзенең дә теләген тормышка ашыруына сөенеп, Рабис Сәлихов үз чыгышында түбәндәгеләрне әйтте:

-Бу мәчетне төзү турындагы хыялым күптәннән күңелемдә яшәп килде. Ниһаять, узган елда урын сайланып, 8 ай дәвамында төзелеш эшләре алып барылды, теләгем тормышка ашты. Аның төзелешендә үземнең гаиләмнең, балаларымның зур өлеше керде. Урыны да очраклы рәвештә сайланмады. Карт картәтием Малик туып-үскән йорт урынында ул. Үзем архитектор буларак, проектны заманча эшләргә теләдем, чөнки ул хәзерге һәм киләчәк буыннарга да хезмәт итсен иде. Шулай ук никахлар укыту, исем куштыру йолаларын уздыру өчен уңайлы һәм матур. Якташларыма бүләк булсын. Авылдашлар, райондашлар өчен генә түгел, башка төбәкләрдәнхалыкны җәлеп итсен. Изге йортның ишекләре һәркемгә ачык. Якташыбызның изге гамәленә җавап итеп халык исеменнән рәхмәт сүзләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин җиткерде: -Илеш, Чакмагыш, Бакалы районнары чигендә урнашкан Дөмәй авылында яңа мәчет ачылуы аны тагын да иманлырак, тагын да нурлырак итә. Әлеге күркәм, кабатланмас мәчет, Рабис Салих улы, сезнең көч белән барлыкка килде. Дөмәйгә һәм күрше авылларга газ үткәрүдә, биредәге мәктәпне ремонтлауда, тәрәзәләрен, ишекләрен яңартуда, врачлык амбулаториясен төзек- ләндерүдә ярдәмегез зур булды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл куюда, гомумән, чишмәләрне төзекләндерүдә, юлларны карауда өлешегез бәяләп бетергесез. Туган авылыгызга зур игътибар биргәнегез, җылы мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм.

Ә инде арытаба иң дулкынландыргыч мизгел - тасма кисү булып, һәр барчасы мәчет эченә узды, матурлыкны карарга ашыкты. Мәчет оригиналь архитектурасы белән җәлеп итә. Үзенчәлекле, заманча стильдә салынган ак йортның тышкы ягы да мәһабәтле, эчке ягы да уйланы- лып, зәвык белән эшләнгән бүлмәләрне берләштерә. Дога укыр өчен аерым заллар, чәй эчү өчен аш-су бүлмәсе, тәһарәт алу һәм юыну өчен аерым бүлмәләр урнашкан. Бина-ике катлы, хәтта лифт та бар. Мондагы гүзәллеккә сокланмау мөмкин түгел. Мәчеткә кергәч, ниндидер чит илдәге бинага килеп кергән кебек хис итәсең үзеңне. Идәннәре җылытылган, бөтен җирдә келәм җәелгән, тәрәзәләре зур булгач бүлмәләр шундый якты һәм нурлы.

Бу көнне дөмәйлеләр дә шатлыкларын яшерә алмый, сөенечләре белән уртаклашырга ашыкты. Дөмәй авылыннан хезмәт ветераны Флорида Газетдинова:

-Изге җомга көнендә авылыбызда “Әл-Малик” мәчете ачылуына чиксез шатлык кичерәбез, сөенечебез эчебезгә сыймый. Авылдашларга, ерактан кайтучы якташларга очрашу урыны да булды. Җомга намазларына да йөрербез, мәчетебез уты сүнмәсен. Изге күңелле авылдашыбыз Рабис абый белән горурланабыз, аңа игелекле гамәле өчен рәхмәтлебез.

Дөмәйдән блогер, җырчы Илнар Шәрәфетдинов:

-Мәһабәт манаралы изге йорт ерактан ук карашны җәлеп итә. Авылга кергәндә үк күренеп, балкып тора. Һичшиксез, мәчет - безнең авылыбызның йөзек кашы. Башка җирдә мондый бина юк, шуңа күрә сөенәбез. Без, яшьләр дә, аның сукмакларыннан эзебезне суытмабыз, даими йөрергә язсын.

Чарага килүчеләрне өстәлдә кайнап торган самавыр, табын тулы милли ризыклар, учакта казанда пешерелгән пылау каршы алды, район мәдәният сарае үзешчәннәренең чыгышлары аерым бер ямь биреп, бәйрәм рухы өстәде, күңелләрне күтәрде.

Дөмәй мәчете – Илеш районында сафка баскан 36нчы дин йорты. Алдагы көннәрдә дә алар саны күбәйсен. Ә изге гамәлләр эшләүче якташларыбыз тагы да артып торсын. Мәчет авылның горурлыгы, халыкның яратып йөргән урынына әйләнсен. Аллаһ йорты булган җирдә бәхет, бәрәкәт, иминлек була диләр. Ул авылны иманлы итеп, изгелек, игелек кылырга чакырып торсын.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

 

«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке
«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке
«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке
«Әл-Малик” мәчете – авыл күрке
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас