Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
25 февраль 2024, 06:30

Туган яши һәрчак йөрәктә

Иртән торсаң ятка түгел, Туганыңа син кирәк. Апалы - сеңелле булу, Бу дөньяда зур терәк. Нәкъ әлеге җырда әйтелгәнчә туганнарың белән аралашып яшәүләргә бер нәрсә дә җитми.

Туган яши һәрчак йөрәктәТуган яши һәрчак йөрәктә
Туган яши һәрчак йөрәктә

Сөенечләр, көенечләр белән уртаклашыр, терәк-таяныч булга якыннар – Ходай биргән иң зур бүләкләрнең берсе. Минем дә бертуганым Венера әнисе, абыйлары Глүс, Рәмил, Дамир (мәрхүм), сеңлекәше Альмира (мин), аларның, үзенең гаиләсе өчен олы терәк, зур ярдәмче булып тора. Рсай авылында гомер кичерүче кадерлебез шушы көннәрдә үзенең алтын юбилеен - 50 яшен билгели.

Кадерлем ямьле Рсай авылында өч малай артыннан зарыгып көтеп алынган кыз - әтиебезгә зур бүләк булып, 1974 елның 23 февралендә дөньяга килгән ул. Хезмәт сөючән әти-әни, абыйлар сөю-назда үстерә үзен. Венера апада уңганлык, тырышлык кебек күркәм сыйфатлар кечкенәдән беленә – ул бик иртә кул арасына керә башлый. Мәктәптә дә тик яхшы билгеләренә укый. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Уфа медицина училищесына юл тота. Аны уңышлы тәмамлап, шәфкать туташы белгечлеге буенча дипломга ия була.

Апам 1994 елда туган авылының булдыклы, уңган егете Венер белән чәчләрен чәчкә бәйли. Алар бер-берсенә шулкадәр пар була, хәтта исемнәре дә охшаш - Венер-Венера. Апа белән җизни өч балага тәрбия биреп, үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияләде. Кызганычка каршы, җизни моннан 3 ел элек мәрхүм булды. Олы уллары Илсур гаиләле, тормыш иптәше Энҗе белән күркәм яшиләр, “Урал” җәмгыятендә тир түгә. Кызлары Сафияне тәрбиялиләр. Икенче уллары Илмир армия хезмәтеннән соң, Уфа шәһәрендә гаилә корып, эшләп йөри. Бәләкәй уллары Илдар Рсай урта мәктәбендә 5 сыйныфта укый.

Кадерле кешем һөнәр буенча эш юк, дип тормады, «Урал» җәмгыятенең Рсай сөтчелек фермасында сыер савучы булып урнашты. Әйе, караңгы төнме, карлы яңгыр дисеңме, нинди генә шартлар булмасын, ул фермага ашыга, ике дистә елдан артык хезмәтен намус белән башкара, югары күрсәткечләргә ирешә. Са- бырлыгы, күркәм холкы, ярдәмчеллеге, уңганлыгы өчен хөрмәт итә хезмәттәшләре үзен. Аның фидакарь хезмәтен төрле инстанцияләрнең Почет грамоталары бизи.

Кадерлем төрле тәмле ризыклар әзерли, өендә матур гөлләр үстерә. Ялгызы булуга карамастан, ихата тутырып кош-корт, күпләп маллар асрый. Апам олы йөрәкле, төпле киңәшле. Безгә, туганнарына, бала чактан алып, шушы көнгәчә ихтирамга лаек һәм ныклы терәк. Һәрчак үзенең ярдәменнән, игътибарыннан калдырмый. Үземне белгәннән алып ул – бәла-казалардан курчалаучы, шатлык- сөенечләребезне уртаклашучы иң якын кешем.

Кадерлебезне барлык туганнар исеменнән күркәм юбилее уңаеннан ихлас котлап, изге теләкләремне юллыйм. Ул апа гына түгел, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгарга ярдәм итәрдәй тугры дус та. Якын кешеләре өчен барысын да эшләргә әзер булга туганыбыз белән һәрвакыт горурланабыз, үзенә карап сокланабыз. Укыган вакытта да, эшләгән чакта да, үзаллы тормыш коргач та, барлык шатлыкларыбызны, хәсрәтләребезне туган җанлы, кадерлебез белән уртаклашып яшәдек. Шуның өчен барыбыз да аңа зур рәхмәтле.

Кайчан килеп кермә мул табын, якты йөз белән каршы аласың, ярдәмеңнән, игътибарыңнан ташламыйсың. Арытаба да ничек барсың, шулай булып кал, сөекле апам.

Сеңлесе Альмира ХӘСӘНОВАРсай авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас